Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мамадыш ТКИ” җәмгыяте тулыланды

Бу көннәрдә Мамадыш торак-коммуналь идарәсенең техника паркы ике яңа техника белән тулыланды.

Бер грейдер һәм “КамАЗ” автомобиле базасында “КДМ” агрегаты ул.

Беренчесе сынауны шунда ук уза башлады: шәһәрнең Шанхай өлешендәге урамнарны чистартуга кереште. Алга таба ул район авылларына да хезмәт күрсәтәчәк. “КДМ” агрегаты кышын юлларга тозлы-комлы катнашма сиптерсә, җәен су сибәр өчен файдаланылачак, – диде “Мамадыш ТКИ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Рәис Гатиятуллин.

Кыш башланганнан бирле бүгенге көнгәчә коммуналчылар тарафыннан шәһәр урамнарыннан 25меңгә якын куб метр кар чыгарылган. Кар түгә торган ике полигон да шыплап тулган, диярлек. Хәзер шәһәрдән чыгара торган карны урнаштыру өчен башка урын кирәк булачак. Оешма аны әзрели башлады инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев