Мамадыш кызлары булдырды
Евгений Алипов – Мамадыштагы көрәш буенча республика спорт мәктәбе директоры, билбауларда көрәш буенча ике мәртәбә дөнья чемпионы. Ул җитәкләгән мәктәп спортчылары төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, матур уңышларга ирешәләр.
Аның шәкертләре соңгы елларда ирекле көрәш буенча Татарстан җыелма командасының нигезен тәшкил итәләр. Узган атнада Надым шәһәрендә 21 яшькә кадәрге кызлар арасында ирекле көрәш буенча узган ил беренчелегендә аның шәкертләре зур уңышка ирештеләр: Милена Фёдорова үз авырлыгында пьедесталның югары баскычына күтәрелсә, Екатерина Кошкина – икенче, Диана Антропова өченче урыннарны яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев