Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш #әдәбимарафончылары тагын уңыш яулады!

27 нче августта Арча үзәк стадионында #ӘДӘБИСАБАНТУЕ үтте. Җир йөзендә моңарчы күрелмәгән үзенчәлекле, күркәм бәйрәм булды ул!

 

 

Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан язучылар берлеге белән берлектә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, республикабыз министрлыклары, Арча муниципаль районы, Фондка ярдәм итәргә теләк белдергән башка юридик һәм физик затлар ярдәме белән уздырылды.  #Әдәбисабантуйга   #Авылым гүзәллеге, агымдагы елның  гыйнвар һәм апрель  аенда үткәрелгән #әдәбимарафон, #сәламәтиртә  финалистлары чакырылган иде.

Арчадан мамадышлылар бик күп уңышлар белән кайттылар. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Әхмәтов Марат Готыф улының махсус бүләге  - безнең кулда! Бәйгедә алдынгылыкны яулаган Саба, Мамадыш, Казан һәм Апас районнары командалары җитәкчеләренә аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова зур сәхнәдән тантаналы тапшырды.

Сайлап алынган шушы командалар арасында волейбол ярышлары да кызды. Монысында мамадышлылар пьедесталның беренче баскычына күтәрелеп, махсус кубокка ия булдылар! Түбән Тәкәнештән Сәйдәш Бикбов #Әдәбикөрәшнең финалына чыгып, балалар арасында җиңү яулады. Мамадыш данын күтәреп, зур сәхнәдә чыгыш ясаган “Сон бизәкләре” ансамблен, улы Әмир белән җырлаган Энҗе Зиннәтованы, керәшен кызлары триосын да халык бик яратып кабул итте. Безнекеләр башка спорт һәм халык уеннарында да активлыклары белән аерылып тордылар.

  • Милләт өчен мөһим мондый чаралар туган телебезне саклауда, аны камилләштерүдә рухыбызны ныгытып, сәламәт яшәү рәвешен киң җәмәгатьчелеккә танытуда бик зур өлеш кертә. Әлеге марафоннарда өлкәннәр генә түгел, 30га якын баланың да катнашуы аеруча сөенечле. Шушындый күркәм, үзенчәлекле бәйрәмдә актив катнаша алуыбызга без бик шатбыз. Киләчәктә дә халкыбызга армый-талмый хезмәт итәргә язсын! Чын милләтпәрвәр егет Раил Гатауллинга,  анда йөзгә якын мамадышлының баруын тәэмин итә алган муниципаль район җитәкчеләренә, безне исән-имин алып барып кайткан шоферлар Илназ Хафизов белән Вадим Нагаевка зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диләр Мамадыш финалистлары. 

Ничек кенә тырышсак та, без бу чараның ямен-гамен һәм тәмен  тасвирлап бетерә алмыйбыз. Моның өчен #әдәбимарафонда  үзең катнашу, чараларны үз күзләрең белән күрү, җаның-тәнең белән тою кирәк.  

  #әдәбимарафон татар халкына нәрсә бирә соң? Проектның авторы, җитәкчесе Раил Гатауллин үзе менә ни ди:


1. Китап укып кешенең тел байлыгы артты, күңел күзе ачылды, татарча китап укыган балалар да татарча аралаша башладылар. Укучы балаларның өлгереш сыйфаты артты, 4-5 билгеләренә генә укый башладылар.


2. Гаилә бердәмлеге артты, әти-әниләрне, әби-бабабаларны, бала-чагаларны бергә китап берләштерде, гаиләләр ныгыды.


3. Кешеләр максат куярга - 21 көн дәвамында максатларына ирешергә өйрәнделәр. Марафончылар башка төрле максатлар куеп та уңышка ирешә башладылар. Финанс ягыннан да хәлләре уңайланды.


4. Марафон кысаларында бик күп фикердәшләр-дуслар таптылар. Авылда, районда гына түгел, республикада һәм анннан чит төбәкләрдә яшәгән татарлар белән аралаша, дуслаша башладылар.


5. Язучылар һәм шагыйрьләр турында ишетеп кенә белгән булсалар, зур тантаналарда алар белән бергә күрештеләр, аларның кулларыннан бүләкләр алдылар, бергә фотоларга төштеләр, киңәш-нәсыйхәтләр тыңладылар. Аларның киңәшләре тагын да зуррак үрләр яуларга, бәхетле булырга, уңышка ирешергә ярдәм итәчәк. Бары тик тыңлый һәм ишетә белергә генә кирәк.


6. Китап укучылар саны арта бару белән бергә язучы-әдипләребез дә канатланып китте һәм алар үзләренең укучылары өчен тагын да яхшырак, яңарак әсәрләр иҗат итә башладылар. Бу, үз чиратында, татар әдәбиятын тагын бер адым алга күтәрде. Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән татар китаплары саны арта төште.


7. Татар халкының күтәрелүен күреп республикабыз җитәкчелеге дә канатланып куйды һәм татар халкы, татар милләте, татар теле үсеше өчен яңа кануннар яза, яңа мөмкинлекләр булдыра башлады. Бу үз чиратында татар мәгарифен генә түгел, татар фәнен үстерергә дә ярдәм итәчәк һәм милләтебез ныклы итеп яшәвен дәвам итәчәк!

  #әдәбимарафонда актив катнашыйк, җәмәгать! Милләтнең киләчәге – һәркайсыбызның үз кулында!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев