Мамадыш балаларына хезмәтләрен тәңкәләштерергә өйрәтәләр
Районыбызның 3 меңнән артык баласы 300дән артык түгәрәккә йөри, бу 90 процент бала җәлеп ителгән дигән сүз!
Район балалар һәм яшүсмерләр йорты, “Квантум“ балалар иҗат үзәге директоры Артур Ефимов белән әңгәмәбез бүгенге көннең иң актуаль темасы – укучыларның мәктәптән тыш шөгыльләрен оештыруга багышлана.
– Артур, Михайлович, күп кенә ата-аналар август аенда ук түгәрәк һәм секцияләр җитәкчеләреннән үз балаларын “Навигатор“ өстәмә белем бирү сайтында ашыгыч теркәү кирәклеге турында хәбәр алдылар. Бу хакта тулырак сөйләсәгез иде.
- Әйе, җәй ахырында безгә тиз арада “Навигатор“ сайтына мәгълүматлар тупларга туры килде. Бу һәр бала үзенең күңеленә хуш килгән, кызыксындырган түгәрәкне 1нче сентябрьгә кадәр тизрәк эзләп тапсын, сайласын, өеннән чыкмыйча гына язылып, педагог белән контактта тору өчен кирәк иде. Оператив форматта эшләгәннәре өчен ата-аналарга зур рәхмәт. Түгәрәкләргә язылу әле 24нче сентябрьгә кадәр дәвам итә. Алар тулы куәтенә 1нче октябрьдән эшли башлый. Безнең ВКонтакте һәм инстаграмдагы төркемнәрдәге анонсларга игътибарлы булыгыз.
Ә баланы ничә түгәрәккә һәм тагын ничек язарга мөмкин?
- Беренче мөмкинлек – “Навигатор“, икенчесе – турыдан-туры үзебезгә килеп. Администраторлар, педагоглар сезнең бөтен сорауларыгызга да тулы җавап бирәчәкләр. Ата-анага паспорт, балага документлар, ә спорт, хореография юнәлешенә йөрергә теләүчеләргә медицина белешмәсе дә алып килеп, гариза язарга кирәк. Киңәшебез: яңа уку елы башында ук балага артыгын йөкләмәскә. Бер, яисә ике түгәрәк җитә. Кабат язылу, профильне алыштыру мөмкинлеге бар бит.
Ата-аналар җыелышлары узачакмы?
- Әлбәттә, андый җыелышлардан башка булмый. Соңгы арада пандемиягә бәйле рәвештә алар дистант форматында үтте. Сүз уңаеннан, 7 һәм 9нчы сентябрьләрдә – үзенчәлекле җыелыш - “Ачык ишекләр көне“ узачак. Чикләүләр – маска, социаль дистанция режимы саклана. Без кызыксынучыларны үз эшчәнлегебез, бинабыз белән таныштырып, барысы турында да сөйләп үтәрбез. Рәхим итегез!
- Узган уку елында җиңүләргә ирешә алдыгызмы?
- Узган ел “Квантум“да, шул ук вакытта мәктәпләрдә дә, мондый форматта беренче ел эшләвебезгә, пандемиягә дә карамастан, бик күп чаралар үткәрдек. Федераль, республика, район, шәһәр күләмендәге конкурсларда күп җиңүләр яуладык. “WORLDSKILLS“, “Йолдызлык“ фестивале масштабында! “Балалар хәрәкәте“ конкурсында “Ел активисты“ номинациясендә – гран-при! Бу – үзенә күрә, Оскар! Болар барысы да – педагогларның, ата-аналарның, бездә тәрбияләнүче балаларның уртак казанышы.
- Яңа уку елында өстәмә белем бирү системасында үзгәрешләр көтеләме?
- Мәгариф – консерватив өлкә, монда билгеле чикләрне узарга ярамый. Яңа проектлар әлбәттә бар. Узган елгы түгәрәкләр барысы да дәвам итә. Робот техникасы, хореография, лазер технологиясе, техник иҗат, кикбоксинг, вокал... Барысына да өстәмә язылу алып барабыз. Кытай теле өйрәнү белән узган уку елында шөгыльләнә башладылар. Зур форматта игълан итмәгән идек. Быел кечкенәләр һәм өлкәннәр төркемнәре дә булачак. Халык промыселларына өйрәтү буенча проект җибәрергә уйлыйбыз. Чигү, агачтан сувенирлар ясау, аларны онлайн мәйданчыкларга урнаштыру... Балалар үз куллары белән нидер ясарга, параллель рәвештә бизнеска, акча эшләргә өйрәнсеннәр. Монетизация, тәңкәләштерү – иң модадагы сүзләр хәзер. “Квантум“ның үзендә 50гә якын юнәлешкә 700 бала йөри. Район җитәкчеләре көче белән шәһәребездә балаларыбызга өстәмә шөгыльләнү өчен уникаль, киңкырлы һәм бушлай мөмкинлекләр тудырылган. Моның өчен районыбыз җитәкчеләренә зур рәхмәт! Моннан һичшиксез һәркемгә файдаланырга кирәк. Һәр баланың сәләтен ачыклап, һәрьяктан камил шәхес үстерик! Барыбызга да кызыклы, иҗади, позитив яңа уку елы, яңа уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев