Мамадыш картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең моңаерга вакытлары юк
Хатка социаль хезмәт күрсәтү буенча “Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йорты“ дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Илназ Илгиз улы Фәттахиев җавап бирә.
“Хөрмәтле редакция!“ Сезгә Рагозино авылында яшәүче 62 яшьлек Николай Александрович Савинов хат яза. Мин район газетасын даими укып барам. Бүген кулыма каләм алырга мәҗбүр булдым, чөнки гозерем бар. Районыбызның Шәдче авылында урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йорты турында тәфсилләп сөйләвегезне үтенәм. Анда нинди язмышлы кешеләрне алалар, алар ничек яши, үзләрен ничек хис итәләр, рәнҗетмиләрме, ничек тукланалар, көн тәртибе, яшәү режимы нинди, мунчада юындыралармы, бүлмәләрдә ничә кеше яши, алар чистамы, пенсияләре кая китә, үзләре кибеткә йөри аламы, саф һава сулап йөрергә урамга чыгарга ярыймы - мине барысы да кызыксындыра. Газета аша шушы сорауларга җавап ала алсам, сезгә бик рәхмәтле булыр идем “.
Кемнәргә һәм нинди хезмәтләр күрсәтелә?
Безнең учреждение өлешчә яки тулысынча үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан һәм даими читтән карауга мохтаҗ өлкән яшьтәге (пенсионерлар) һәм 1 һәм 2 төркем инвалидларга (18 яшьтән өлкәнрәкләр) стационар социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыра. Интернат-йортның төп максаты - инвалидларны һәм өлкәннәрне аларның яшенә һәм сәламәтлегенә туры килә торган шартлар белән тәэмин итү, медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү, мәдәни-массакүләм чаралар оештыру. Яшәүчеләрнең барысы да учреждениедә яшәү урыны буенча теркәлгән һәм Мамадыш районы Пенсия фондына исәпкә куелган. Район үзәк хастаханәсе белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Кирәк булса, республика үзәк клиник һәм Яр Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә һәм онко-психо-неврологик диспансерларда консультация алырга да мөмкин.
Кемнәр хезмәт күрсәтә?
Учреждениедә 47 хезмәткәр эшли. Коллектив бердәм һәм тату. Медицина персоналы, белгечләр, пешекчеләр, нянялар, башка хезмәткәрләр барысы да биредә яшәүчеләрнең һәммәсе турында кайгырталар, алар үзләрен ялгыз хис итмәсен, моң-сагышка бирелмәсен өчен кулдан килгәнне эшләргә тырышалар. Эш тәртибе берәүне дә игътибарсыз калдырмаслык итеп куелган. Ел саен чаралар планы төзелә, анда концертлар (календарь даталар буенча), экскурсияләр, социаль тернәкләндерү программалары буенча эш, интеллектуаль-күңел ачу уеннары, танып-белү әңгәмәләре һ. б. кебек чаралар кертелә. Хезмәткәрләребез Мамадыш шәһәренең Яшьләр үзәге волонтерлары, Шәдче, Җөри мәктәпләре укучылары белән тыгыз элемтәдә торалар. Иҗади, кул эшләре, хезмәт терапиясе буенча яңа технологияләр кертү буенча системалы эш алып барыла. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән спорт - сәламәтләндерү чаралары даими үткәрелә. Интернат - йорт үз тормышы белән яши, ләкин тәрбияләнүчеләрне җәмәгать эшләреннән тыймый.
Нинди язмышлы кешеләр бар? Аларны рәнҗетмиләрме?
Социаль хезмәтләр алучыларның контингенты да, язмышлары да төрле. Монда тормыш юлында күпне күргән, арыган-йончыган, картлык көнендә ялгыз калган кешеләрне очратырга мөмкин. Белгечләр аларның һәркайсына шәхсән якын килә. Безнең төп бурыч - аларны ашату, киендерү һәм баш очларына түбә бирү генә түгел, ә яшәү дәртен кузгату, күңелләрен күтәрү, җан тынычлыгы табарга булышу да.
Нинди шартларда яшиләр?
Төп бинаның мәйданы - 1698 кв.м. Интернат 70 ятак-урынга исәпләнгән, бүгенге көндә 70 кеше яши. 65 бүлмә бар, шуларның 31е – монда яшәүчеләр өчен. Бер кешегә торак мәйданы 7 кв.м. туры килә. Мунча-кер юу комплексы аерым бинада урнашкан. Мунча эшли. Ике 2 душ бүлмәсендә гигиена процедуралары башкарыла. Дүрт тапкыр туклану оештырылган. Учреждениедә бинаның һәм территориянең металл коймасы бар. Тәүлек буе физик саклау һәм ашыгыч чакыру төймәсе эшли. Интернат-йорт бинасында автоматик янгын сигнализациясе, хәбәр итү системасы, янгынга каршы эчке һәм тышкы су белән тәэмин итү системасы бар. Барысы да төзек хәлдә.
Көн тәртибе нинди?
6.30-8.00 - йокыдан тору. Гигиена процедуралары, караватны җыештыру. 8.00-8.30 - Иртәнге аш, бүлмәләрне җилләтү. 8.30-9.00 - Медицина процедуралары. 9.00-9.30 - Иртәнге зарядка. 9.30-12.00 - Мәнфәгатьләр буенча дәресләр, вакытлы матбугатка күзәтү. Шәхсән, төркем дәресләре. Ачык һавада йөрү, мәдәни-массакүләм, спорт чаралары, һөнәри терапия дәресләре. 12.00-13.00 - Төшке аш. 13.00-15.00 - Тыныч сәгать. 15.00-15.30 - Төштән соңгы аш. 15.30-16.00 - Кичке йөреш. 16.00-18.30 - Табиб кабул итүе, социаль хезмәт алучыларны карау. 17.00-17.30 - Кичке аш. Бүлмәләрне җилләтү. 17.30-19.00 - Кичке процедураларны үтәү, табиб кушуы буенча дару препаратларын кабул итү. 19.00-21.00 -Телетапшырулар карау, ял итү. 21.00-22.00 - Йокыга әзерлек. 22.00 - Йокы.
Белешмәләр өчен телефон: 8(85563)25201.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев