Кичә – «соңгы могиканнар», бүген – кешеләр арасында
Алар Мамадыш районының Эшче (халык телендә – Мортаза) авылында гомер кичерәләр иде.
МОРТАЗАНЫҢ "СОҢГЫ МОГИКАННАРЫ"
Әле дә хәтеремдә, ул елның көзендә журналистлык эше буенча әлеге авыл да кергән Югары Ушма авыл җирлегенә командировкага килгән идем. Җирлек башлыгы Илназ Исмәгыйлов белән аның “биләмәләре”нә кергән Комазан урманчылыгы бистәсеннән кайтканда, Мортазага да кереп чыгыйк әле, дип теләгемне белдердем. Чөнки биредә күптәннән булганым юк иде. Урамда 21нче гасыр булуга карамастан, әлеге торак пунктына тирән колеялы юл гына илтә. Ярый көн салкынча, җир катырган иде. Башлыкның “Нива”сында ташбака тизлеге белән Мортазага барып җиттек. Юлда барганда ул вакытта ярты ел гына башлык вазыйфаларын башкарган Илназ кышка авылда үле тынлык урнашуын, бары тик бер генә гаиләнең калуын сөйләде. Аның бу сүзләре миндә зур кызыксыну уятты һәм мин ул гаилә белән якыннан танышырга булдым. Менә без өе дә, каралты-куралары да шактый “картайган” йортның капка төбендә. Өй эченә узабыз. Кече һәм олы яктан торган ике бүлемле ул. Килеп керүгә безне аның эчендәге салкынлык һәм өстенә ике-өч кат җылы киемнәр кигән Маһинур әби каршы алды. Кулында таяк. Кече якта мич ягылган. Заманында Мортаза газлаштырудан “мәхрүм” калган. Шуңа күрә, өйне утын ягып җылытырга туры килә. Әби белән сөйләшә башлауга, олы яктагы почмактан тавыш ишетелде. Маһинур апаның кызы Әлфинур апа булып чыкты ул. Салкын булганлыктан, җылы юрганнарга төренеп, караватка яткан. Зур авырлык белән торды да, безнең янга килде. Күренеп тора: сәламәтлеге нык какшаган. Инвалидтыр, дип уйлаган идем, ялгышкан булып чыктым. Тормыш авырлыклары аны шундый хәлгә – инсультка җиткергәннәр икән. Козгынчыда кияүдә булган ул, ике малай, бер кыз үстергән, ире вафатыннан соң әнисе янына кайткан. Тик менә уллары гына төрле хилафи гамәлләр кылып, аның сәламәтлеген шактый “җимергәннәр”.
СӨЙЛӘШҮ НӘТИҖӘСЕЗ КАЛМАДЫ
Әлеге ике карчыкның нинди шартларда яшәвен, Әлфинур апаның сәламәтлегенең нинди хәлдә икәнлеген күргәч, аларны тормыш кайнабрак торган берәр авылга күчереп булмасмы соң, дигән сорау туды күңелдә. Фикеремне авыл җирлеге башлыгына җиткердем. Аннары Әлфинур апаның да инвалидлыгы күзгә ярылып ята иде: аның бөтен гәүдәсе калтырый. Ялгышмасам, анда Паркинсон авыруы иде. Ләкин ул рәсми төстә гариплекне алмаган булып чыкты. Хәер, кем йөрсен, ди аның өчен. Балаларыннан да уңмый шул ул. (Автордан: монысы бераз чигенеш булды.)
Шул сөйләшүдән соң җирлек башлыгы әлеге ике әби белән булган проблеманы тиз арада хәл итәргә сүз бирде:
–Кышка Маһинур әби белән Әлфинур апаны Югары Ушма авылына хуҗасы читтә яшәүче бер йортка күчерәчәкбез. Алар социаль хезмәткәрсез дә калмаячаклар. Әлфинур апага килгәндә, аңа инвалидлык ясау артыннан да йөрисе булыр, – дигән иде ул чакта.
Сүзендә тора торган егет булып чыкты ул. Озак та үтми, карчыклар Югары Ушмага хуҗасы читтә яши торган, суы-газы кермәгән булса да, ярыйсы гына йортка күченәләр. Аның хуҗасы Анар Рустамов моның өчен алардан бары тик электр энергиясе өчен генә акча түләтә. Маһинур әби белән Әлфинур апа бирегә күченгәч тә, Илгизәр Хәсәнов мичне, электрүткәргечләрне тәртипкә китерә. Кыш алдыннан күченгәнлектән, язмам геройларына утын сатып алырга туры килә. Аны яруда, урнаштыруда авыл егетләре нык ярдәм күрсәтәләр. Авыл фельдшеры Алсу Низамова, авыл җирлеге сәркатибе Илсөяр Котдүсова Әлфинур апага инвалидлык рәсмиләштерү буенча эшкә алыналар. Аларга социаль хезмәткәр беркетелә. Бу җаваплы эшне Сәвия Шаһабетдинова үз өстенә ала. Аннан соң аны Фирүзә Шәйхетдинова алыштыра. Кызганычка каршы, ул чирләп, эшеннән китә. Өч ай буе әбиләргә социаль хезмәткәр булып килергә теләүче табылмый. Тәрбияләр өчен кеше таба алмагач, аларны Шәдчедәге картлар һәм инвалидлар йортына да җибәрергә уйлыйлар. Ләкин алар икесе дә башта каршы төшәләр, соңыннан риза булалар. Аларны карарга Флюра Галимова риза булмаган булса, бүген без Маһинур әби белән аның кызы Әлфинур апаның шул учреждениедәге тормышлары турында язган булыр идек. Флюра сигез ай инде Маһинур әби белән Әлфинур апаны кечкенә сабыйларны карагандай тәрбияли.
АҢА КОМИССИЯ УЗУ НИГӘ КИРӘК?
Бүген Әлфинур апа мөстәкыйль йөри алмый. Инвалидлыгы белән кызыксынгач, аның бары тик ике ел гына инвалидлык буенча пенсия алуын белдем. Соңгы ике елда ул мөмкинлекләре чикләнгәннәр категориясендә саналмый. Моның сәбәбен сорагач, Флюра Галимова:
–Әлфинур апа үзе дә бик теләми. Мәшәкатьле эшкә саный, – дип җавап бирде.
Аның халәтен аңларга кирәк, ул риза булмас, бәлки Әлфинур апа реальлекне аңлап та бетермидер.
Мәгълүм булганча, кайбер категория инвалидларга мөмкинлекләре чикләнгән булуны дәлилләр өчен ел саен комиссия узарга кирәк. Ләкин, минемчә, Әлфинур апаның бүгенге халәте аңа гомерлек инвалидлык бирерлек, дип саныйм. Чөнки ул мөстәкыйль тора, йөри, гәүдәсен тота алмый. Аның бөтен гәүдәсе белән калтыравын күрү күңелдә авыр тойгылар уятмыйча калмый. Әлфинур апаны социаль хезмәткәр кулларына күтәреп йөртә. Түбән Ушмадагы табиблык амбулаториясе белгечләре Югары Ушмага килеп, аның халәтен күрсәләр, аның гомерлек инвалидлыкка лаек булуын расларлар иде. Район үзәк хастаханәсе табиблары да бу проблеманы үз контрольләренә алырлар, дип ышанасы килә. Авыл җирлеге башлыгы Илназ Исмәгыйлов мәсьәләне хәл итәргә алыначагын белдерде. Табиблар аңа бу изге эштә ярдәм итмичә калмаслар, дип ышанасы килә.
Дөрес, инвалидлык Әлфинур апаның пенсиясендә әллә ни чагылыш тапмаячак. Ә менә әлегә төркемдә булмаган язмам героена күпме дарулар кирәклеген күзаллавы кыен түгел. Пенсиясенең шактый өлеше аларны алырга китә. Инвалидлык рәсмиләштерелсә, дару-препаратларның кайберләре бушлай бирелер иде.
Илсөяр Котдүсова, авыл җирлеге сәркатибе:
–Югары Ушмага күченгәч тә Маһинур апаның үз өендә яшисе килде. Ул көн саен диярлек вакытлыча яши торган өйләре каршындагы йорттан күз алмаган: бу йортта яшәр идем, дип әйтә торган булган. Аналы-кызлы, пенсия акчаларын янга калдырып, 150 мең сум акча туплаганнар. Бүген алар яши торган йорт Илсөяр Мингалиеваныкы иде. Аның вафатыннан соң, йорт буш торды.
Аны Маһинур апа белән Әлфинур апа сатып алырга җыенулары турында әйткәч, Илсөяр апаның Мамадышта яшәүче сеңлесе Гөлгенә белән элемтәгә кердек. Ул тиешле сумманы кичектереп түләүгә риза булды. Бу вакытта Әлфинур апаның улы Ленар иреккә чыгып кайткан иде. Аңардан ай саен 10 мең сум акча түләргә дигән язмача ышаныч кәгазенә кул куйдырдык. Аллага шөкер, ул түләүдә өзеклек тудырмады. Шулай итеп, бер ел эчендә гаилә барлык түләүләрне дә каплап бетерә. Өченче ел инде гаилә газ кергән, зәңгәр ягулык белән җылытыла торган йортта яши. Дүшәмбе көнне 8 мең сумга, тотылган булса да, әле яхшы торыштагы газ плитәсе алып кайтып урнаштырдык. Алга таба суыткыч та сатып алырга уйлыйбыз.
Флюра Галимова, социаль хезмәткәр:
–Авыру кеше карауның нинди авыр хезмәт икәнен үз башыннан кичергән кеше генә аңлый. Сабырлык та, ихтыяр көче да таләп итә ул. Зарлануым түгел, сигез ай эчендә күнектем инде. Сөйли башласаң, мәшәкатьләр шактыйга җыела. Аларга ашауны да кайчагында икесенә ике төрлене пешерәм. Холыклары да төрлечә аларның. Язмышка шулай язылган булгандыр, авырсынмыйм – юам, чистартам, тәрбиялим. Урын өстендә ятарга мәҗбүр кешеләр язмыш тарафыннан нык рәнҗетелгәннәр бит алар. Кем аягында йөри, алар зәңгәр күкне күрү, саф һава сулау бәхетенә ияләр. Ә урындагылар мондый бәхеттән мәхрүмнәр. Аллага шөкер, карлар эреп беткәч, алар да саф һавага чыгачаклар. Кызганычка каршы, Әлфинур апа балаларының җылы карашларын тоймыйча яши. Үзе мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнми, хастаханәләргә алып барып дәвалап булмый аны. Өйдә генә инде. Инвалидлар декадасы ел саен килеп җитә дә, үтеп китә. Аллага шөкер, күрше-тирәдә яшәүче апалар хәлләрен белешеп торалар.
УЛЛАРЫ ТУРЫНДА АВЫР СҮЗ ӘЙТМИ
Әлфинур Кадыйрова 1956нчы елда Мортазада туган. Югары Козгынчы егете Илсур белән гаилә коралар. Кызганычка каршы, ире 55 яшендә бакыйлыкка күчә. Хатын ике улы, кызы белән әнисе янына Мортазага кайта. Әлфинур апа гаиләсе белән бәхетле яшәдем дип әйтә алмый.
Иреннән шактый газаплар күрергә туры килә аңа. Бу аның сәламәтлегендә чагылмый калмый. Балаларына да тиешле тәрбия бирә алмыйлар Кадыйровлар.
Кызлары юл-транспорт һәлакәтендә һәлак була. Кызганычка каршы, уллары да проблема артыннан проблема тудырып кына торалар. Нәтиҗәдә, икесе дә закон алдындагы хилафлыклары өчен төрмәгә эләгәләр. Бүген алар авылда яшиләр. Ләкин иреккә чыккач алар туры юлга басарга җыенмыйлар. Авылда төрле эшләрдә эшләп тапкан акчаларын спиртлы эчемлекләр өчен тоталар. Әбиләре белән әниләренең пенсияләрен дә алудан чирканмыйлар малайлар. Авылдашлары сүзләренә караганда, аек чакта тырыш, булган егетләр үзләре, ә менә салып алгач, бөтенләй үзгәрәләр дә куялар. Дөрес, мондый халәтләре бик озакка сузылмый икән. Миңа малайлар белән сөйләшергә насыйп булмады: икесе дә эштә иделәр, кич кенә кайталар, диделәр. Бүген олы улы йортка кереп яши, Комазан урманчылыгына эшкә урнашкан. Кечесе, икенче төркем инвалид булуга карамастан, вакыты-вакыты белән эшләштергәли.
Шунысы игътибарга лаек, Әлфинур апа улларыннан бер тапкыр да зарланмады. Киресенчә, аларны мактады әле ул: булышалар, өйдә тәртип, бакчада казыналар. Чынлыкта исә боларга ышануы бик авыр булса да. Аның халәтен аңларга була. Кайсы ана баласы турында начар сүз әйтер икән?
–Гомер шулар, дип үтте инде. Үземчә тәрбия бирергә тырыштым. Мин үлгәч нишләрләр балакайларым – шушы уй баштан чыкмый. Нинди булсалар да, газиз балаларым бит алар. Менә ни өчен яши алар бу дөньяда? – дип, әллә язмышка, әллә безгә соравын юллый ул.
“Ярый әле син бар, әни!” – дигән сүзләрне ишетәсе киләдер аның улларыннан.
Аның эчке халәтен аңларга, эчке дөньясына кереп, анда ниләр барлыгын белергә күпме генә тырышсам да, Әлфинур апа үзенең балаларына булган җылы карашын, мәхәббәтен бөтен барлыгы белән дәлилләргә тырышты. Уллары белән проблемасы барлыгын яхшы белсә дә, ул миңа ике арада каршылыклар килеп чыгуда үзенең гаепле булуын исбатламакчы булды.
КАРТАЙГАЧ ТА АНАГА БАЛА КАДЕРЛЕ
Маһинур әбинең Әлфинур апага булган карашын, ярату хисләрен, баласы өчен кайгыруын күргәч, минем тамагыма төер утырды. Үзе дә инде аягында ышанычлы йөри алмаган 95 яшьлек ана үзенең ятагы буендагы эскәмиядән утырган килеш акрынлап кына күченеп килде, аннары урындыкка утырып, аны күчереп, кызы яткан карават янына килеп җитте дә, аның уң кулын җыерчыклар баскан кулларына алды. Бик озак ул баласының күзләренә карап торды, сул кулы белән битен сыпырды. Тирән буразналар булып битенә эз салган җыерчыклардан ике бөртек күз яше тәгәрәде. Әлфинуры аның бу халәтен күреп, әнисен тынычландырып, нидер пышылдады. Маһинур әби миңа таба борылып:
–Минем балам, кадерлем бит ул, – диде.
Аннары кызына яшьле күзләрен төбәп:
–Мин үлгәч, сине кем тәрбияләр икән, балам? – дип көрсенеп куйды ул.
Ана кеше бүген дә баласы өчен ак таңнарның атуын, җирнең тынычлыгын телидер. Тормышның шаукымлы җиле кызына кагылган булса да, алдагы тормышында да аның юлын яктыртучы булып калачагын аңлый ана. Кулына кызының кулларын алып, алар аша баласының йөрәгенә якты нурлар салуын дәвам итә ул.
Моннан биш ел чамасы ел элек Мортазада булганда, Маһинур әби сәламәтлегеннән зарланмаган иде. Хәзер бетәшкән. Инде югарыда телгә алганымча, аякларына басып йөри алмый.
–Бүген дә әле булниснең кайда икәнен белмим. Колагым ишетми диярлек, хәлем юк. Аллага шөкер, Мортазадагы ялгызлыктан котылдык. Шулай булса да, ул авылны сагынам, – ди ул.
Аның үткән тормышы яшьтәшләренекеннән әлләни аерылып тормый. Алты балалы гаиләдә үсә. Бүгенге көндә туганнар арасында берүзе калган. Заманында Мамадыш кирпеч заводында эшләгән, авылдагы сарык фермасында хезмәт куйган, Иске Заводка җәяү йөреп, бозаулар караган. Яшьлегендә күргән авырлыклары турында сөйләгәндә ул берничә тапкыр күз яшьләрен тыя алмыйча елап та алды.
–Дүрт медалем генә бар бит минем. Нинди тормышка калдым, күреп торасыз. Кызымның мондый хәлдә каласын башыма да китереп карамаган идем. Ходай тарафыннан җибәрелгән сынаудыр инде бу, – дип сөйли ул.
...“Иң курыкканым – ялгызлык!” Олы яшьтәге кешеләрдән бик еш ишетергә туры килә бу сүзләрне. Картаймыш көнеңдә кара-каршы утырып рәхәтләнеп чәй эчәргә иптәшең, сөйләшергә-киңәшергә якыннарың булмаса, моның никадәр авыр икәнлеген үзе шундый хәлдә калган кеше генә аңлыйдыр, мөгаен.
Николай Михайлов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев