Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Калфагым” фольклор коллективы Болгарда

29 август көнне Кече Сон мәдәният йортының “Калфагым” фольклор коллективы, мәктәп укытучылары һәм авылдашлар белән әлеге изге урынга сәяхәткә бардык.

Болгар җирләрендә булып, борынгы бабайлар йөргән юллардан узу – безнең өчен зур шатлык булды. Татарстаныбызда шундый тарихи урыннар булуы белән чын мәгънәсендә горурланып кайттык.Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы Татарстан Республикасында иң борынгы истәлекләрдән санала. Биредә Идел Болгарстаны 922 елда рәсми рәвештә Ислам динен кабул итә. Шуңа күрә Болгар дәүләт музей-тыюлыгы мөселманнар өчен изге урын санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев