“Иң матур йолдызлар Түбән Яке өстендә җемелди!“
Бүген редакциябез кунагы – “Ватаным Татарстан“ газетасы журналисты, хатлар һәм социаль мәсьәләләр бүлеге мөхәррире. “Мансур ШИҺАПОВ исемендәге яшь иҗатчылар республика бәйге”сенең төп оештыручысы.
- Гөлгенә Мансуровна, сездә журналист булу теләге ничек туды?
- Урта сыйныфларда укыганда барлыкка килде бу теләк. Ул чакта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илүзә Зәйнуллина (хәзер мәрхүм инде) “Алтын каләм” түгәрәге оештырган иде. Шунда бик теләп йөрдем. Гомумән, бик тә язарга ярата идем. Олы сыйныфларда безне Миннегөл Юнысова укыта башлады. Ул да сәләтемне ачты. Нинди генә чара булмасын, бу хакта район һәм республика газеталарына язып салучы мин идем. Язмыш яшьтән сынады. Кибеттә эшләдем, әмма язуым монда да туктамады. Ничек итсәм иттем, Казан Дәүләт университетының ул чактагы журналистика, социология һәм психология факультетына укырга кердем. 3нче курста “Ватаным Татарстан” газетасында эшли башладым. Урау юллар белән килгәнгәме, эшемне бик яратам. Инде 20 ел бер урында эшлим.
- Журналист булуыгызга үкенергә туры килмәдеме?
- Юк. Беркайчан да үкенмәдем. Киресенчә, горурландым гына. Ник дигәндә, минем эшем язу-сызу гына түгел. Хәйриячелек юлын сайлап, күңелемә шуннан рәхәтлек табып яшим. Хатлар һәм социаль мәсьәләр бүлеге редакторы булгач, күп кенә язмышлар белән очрашам. Борчылу, ярдәм сораган хатлар да алам. Газетада “Кайсыгызның кулы җылы” дигән рубрика алып барам. Анда нинди генә язмышлар белән очрашмыйм. Берәүнең үзенә ярдәм кирәк, икенчесенең өе җимерелә, өченчесенә култык таягы бирмиләр. Саный китсәң, бик күп алар. Шул кешеләрнең барысына да ярдәм итәсе килә! Төрле оешмалар, фондлар аша ярдәм чарасы эзлим. Түрәләр ишеген дә шакыйм. 2015нче елдан алып авырулар өчен 15 хәйрия концерты оештырдык. Барлыгы 3 миллион сумга якын акчалар җыя алдык. Мин әле дә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәркем белән элемтәдә торам. Дөрес, кайберләрен коткара да алмыйлар. Әмма аларның туганнары белән ара өзелми. Якын кешеләр булып яшибез. Соңгы елларда авыру балаларның теләкләрен үти башладым. Алар әллә ни катлаулы түгел. Кемдер җырчы Салават Фәтхетдинов белән очрашуны көтә, кайберәүләрнең картингта йөрисе килә, Айдар Галимов концертына барырга теләүчесе дә бар. Ә бер егетне зур оешма җитәкчесе белән сөйләшеп Кырымга ял итәргә җибәрә алдык. Ул хәтта, анда дәваланып та кайтты. Безнең халыкта, “Яхшылык эшлә дә суга сал” дигән гыйбарә бар. Шуны истә тотып, кайберләрен онытып та җибәрәм. Әмма күп еллар шушы юнәлештә эшләгән кеше буларак, изге эшләрне күрсәтергә кирәк икән дигән фикергә килдем. Мактаныр өчен түгел, башкалар да гыйбрәт алсын өчен. Үз артыңнан әллә никадәр кеше ияртеп була. Журналист булыр өчен гаиләңдә тынычлык кирәк дип тә уйлыйм. Без – хисле кешеләр. Аеруча мин, үз язмаларымны елап та язам, геройларны кызганам да. Ашарга юк дип тә килүче бар бит. Эшемне аңлаган иремә рәхмәтлемен. Ул бер дә каршы килми. Яхшылык эшләргә гел риза. Шөкер, икәү бергә, бер юлдан йөргәч - яшәү җиңел. Ике кыз үстерәбез. Аларның күңелендә дә изгелек. Кешеләргә ярдәм итү аркасында аларны үзем дә сизмәстән тәрбиялим дә. Кеше шатлыгына сөенергә, кешеләрне яратырга өйрәтеп үстерәм. Кызларым буй җитте инде. Олысы Дилә студент булды, кече Зилә 9 нчы сыйныфта укый.
- Инде шактый еллар “Мансур ШИҺАПОВ исемендәге яшь иҗатчылар республика бәйге”се үткәргәнегезне беләм. Бу идея ничек туды?
- Әтием арабыздан бик иртә, 39 яшендә китеп барды. Авыл мәктәбендә укыта иде. Әтиле чакларны бик сагынам. Әле дә чәчләремнән әти сыйпаган төсле булып китә. Акыллы, тырыш, максатчан кеше иде. Хәзерге заман ирләре белән чагыштырам да, сөенеп тә куям кайчак. Әтинең өч баласы, җиткән өе калды. Мин – әти кызы идем. Инде вафатына 25 ел узса да, үзәгем өзелә. Вакыт дәваламый икән ул. Әлеге бәйгене тиктомалдан гына башлап җибәрмәдем. Бу бәйге КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы, Мамадыш башкарма комитеты, район мәгариф һәм яшьләр бүлеге белән берлектә уздырыла. Әтиемнең әллә нинди зур исемнәре булмады. Ул гади укытучы иде. Әгәр гомере булган булса, зур уңышларга ирешер иде дә... Тик мин гади укытучыны хөрмәтләү яклы. Дәрәҗәле кешене болай да зурлыйлар аны. Бәйгемнең максаты – әтиемнең рухын шатландыру, районымны, туган авылымны кешегә таныту. Бу бәйге быел бишенче мәртәбә уздырыла. Коронавирус аркасында үткәрелми торды. Теләгем – татар телендә яза белгән балаларны барлау. Әлеге бәйгене үз көчем белән уздырам. Бүләкләр алу, дипломнар ясату чыгымнарын бик теләп үзем күтәрәм. Шушы бәйгене уздырганда ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтлемен. Түбән Яке урта мәктәбе коллективына, мәдәният йорты хезмәткәрләре алдында баш иям. Алар беркайчан да, юк, дими. “Нишлик?!“ - кенә дип торалар. Форсаттан файдаланып, мәктәп укучыларын бәйгедә катнашырга чакырам. Иң яхшы эшләрне, җиңүчеләрне сайлап алабыз. Бәйгегә күп укучылар әзерләгән укытучыларга да бүләк бар.
- Туган якка еш кайтасызмы? Сагындырамы?
- Соңгы елларда еш кайта алмый башладым. Әмма Мамадышым, Түбән Якем – йөрәгемдә. Мин туган ягымны шулкадәр яратам. Үз ягым кешеләре кадерле, районның бар уңышына сөенеп торам. Язмаларымда да ничек тә җаен табып, Мамадыш сүзен кушып җибәрергә тырышам. Үзебезнең район белән горурланам. Аны бөтен кешегә сөйлим. Туган яктагы җәйне яратам. Түбән Яке басуларында җиләк җыюдан да рәхәт әйбер юк минем өчен! Авылга кайткач, төннәрен күк йөзен күзәтергә яратам. Инде балаларны да өйрәттем. Без йолдызларга карап хәйран калабыз. Мондый матур йолдызлар Инде әйткәнемчә, якташларымны бик хөрмәт итәм. Казанда Мамадыш якташлыгы оештырдым. Андагылар белән даими элемтәдә торам. Райондашларыма исә, ныклы сәламәтлек белән күңел тынычлыгы телим. Читтәгеләр горурланып яшәрлек итеп эшләүләренә рәхмәт. Бездә халык тырышып эшли, матур яши. Сәламәт һәм тыныч булсалар, таулар да күчерә алар.
Әңгәмәдәш – Алсу Спиридонова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев