Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игьтибар үзәгендә – өлкәннәр

1нче октябрьдән 10нчы октябрьгә кадәр Өлкәннәр ункөнлеге бара.

Шул уңайдан, Дүсмәт авыл җирлеге депутаты Владимир Усков, башка битараф булмаган кешеләр белән берлектә, Иске Комазан, Комазанбашы, Акман һәм Дүсмәттә яшәүче 218 пенсионерны бәйрәм белән котлады. “Бу көннәрдә барча әби-бабайлар  игътибар үзәгендә. Без барыбыз да балачактан бәйрәмнәр яратабыз һәм һәрвакыт ниндидер тылсым, могҗиза нәрсә көтәбез. Олыгайгач, без үзебез башка кешеләргә яхшылык эшләргә – йөрәгебезнең бер өлешен бирергә, яхшы кәеф белән уртаклашырга әзер. Барысына да яшәү яме, озак еллар дәвамында нык сәламәтлек, якыннарының мәхәббәте, бәхет һәм иминлек телибез“, - дип язды депутат үзенең “ВКонтакте“ социаль челтәре аккаунтында.

Мамадыш районы территориясендә гомер кичерүче бер генә  өлкән кеше дә бу көннәрдә игътибарсыз, бүләксез калмагандыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев