Гөлсимә Закирова Кече Кирмәннең иң көчле уенчысы
Кече Кирмәндә шахмат-шашка турниру узды.
Аны “бердәм Россия” партиясенең беренчел бүлекчәсе секректаре, Кече Кирмән авыл Советының депутатлар төркеме җитәкчесе Фарил Дөлмиев оештырды.
Ярышларда Гөлсимә Закирова җиңүче булды. Гөлназ Галимова икенче урынны алды. Нурия Хуҗиәхмәтова өченче урынны яулады. Җиңүчеләр дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев