“Булмасын мактаныштан: без - Мамадыштан!“
Чит җирләрнең солтаны булганчы, үз илеңнең олтаны бул! Халык мәкале мең кат хаклы!
Капка төбендә чүлмәкләрдә шаулап үскән чәчәкләренә су сибеп йөрүче шәһәрдәшебез, пенсионер Рәзилә Шәйхиева белән сүз үзеннән - үзе ялганды.
Иң матуры – ромашкалар
- Иң яраткан чәчәкләрем – ромашкалар. Таҗлары – ап-ак, эче – сары, гел кояшка охшаган бит болар. Эреләрен бакчамда да берничә төп үстерәм, – диде ул. Аның артыннан ияреп, бакчасына ук кереп киттем. Кечкенә генә кишәрлектә ниләр генә үсми, барысы да – җимешле, шау чәчәкле!
- Җир әзрәк, шулай да һәр карыштан мул уңыш алуның җаен таптым. Мәсәлән, суган белән кишерне бер түтәлгә чәчәм. Суганны иртә алабыз бит, урын киңәйгәч, и, җәелеп үсеп китә кишерләр. Үзең үстергән яшелчәгә җитәме соң! Кара язда, бутон суган тишелүгә, кыякларны өзеп ашарга керәшәм. Кызым: “Исе килә!“ – дип, борынын җыерган була. Соң, моннан да ышанычлы, файдалы витамин оясын эзләп табарга кирәк әле! Кунакка килгән оныкларымны да, өйгә кергәнче, башта бакчага җибәрәм. Үзләре түтәлдән өзеп, эсвежий килеш ашасыннар! Хәзер шуңа гадәтләнделәр инде: кайда нәрсә ятканын яхшы беләләр. Җәй буе кухняда плитә янынан киткән юк, - ди Рәзилә Гаяновна.
Дегустатор
Һәр нәрсәне кулы белән тотып карап, күзе белән күреп карарга яратучы әрсез журналист та, аңа ияреп өенә үк кереп китте. Табын түрендә хуҗабикәнең мактанычы булган ризыкларның һәркайсын кабып карап, тәмләп утырам менә. Ирга компоты һәм чәй гөмбәсе суы бу эсседә сусавымны басты. Аннары “пятиминутка“ карлыган кайнатмасы белән үлән чәе эчтек. Составында ниләр генә юк бу чәйнең: яшь каен яфрагы, юкә яфрагы һәм чәчәге, мәтрүшкә, мелисса... Яз көне борын төрткән каен бөреләрен, яшел нарат күркәсен, тузганак чәчкәсен – берсен дә калдырмый җыя бара икән. Кухнядагы диван астында төрледән - төрле капчык - янчыкларның чуты юк. Аларның хуш исләрен бер тойсагыз! “Матур савытларга тутырып күпләп дусларга да өләшәм“, - ди. Суыткычта контейнерларда катырылган җиләк-җимеш; чоландагы киштәләргә тезелгән компотлар; вареньелар; тозламалар; салатлар рәт-рәт басып торалар. Керән, помидор, сарымсак кушып ясалган керән закускасы – телеңне йотарлык! М-м-мммм, тәмле! Рецептын да сорадым әлбәттә. Помидор күп бит быел.
Әти кызы
Озак еллар район авыл хуҗалыгы начальнигы, баш агроном, икмәк кабул итү предприятиесе директоры булып эшләгән Гаян Баһабиевның кызы булып чыкты язмам герое.
- Аның кадәр туган ягына гашыйк, изге күңелле, җүнле, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән җир улы тагын бармы икән?! Шәмәкнең акъәбисе саналган Һәдия әбиемнең яраткан улы иде ул. Әтием, кызганычка каршы, 17 яшьлек чагында лобогрейкада бер аягын өздергән, гомер буе протез белән йөрде. Мотоциклы, соңрак УАЗ машинасы белән бөтен район кырларын әйләнеп чыга, еш кына мине дә үзе белән ала иде. Аның белән бергәләп печән чабулар иң рәхәт чаклар булып гомергә истә калды. Лаеклы ялга чыккач та, шәһәр уртасында бер дигән бакча үстереп, маллар асраганыбызга, минем сыер сауганга кайберәүләр ышанып та бетмиләр. Әти-әниемнең картайган көннәрендә яннарында яшәп, бәхиллекләрен алып калдым, Аллага шөкер.
Баланың баласы балдан татлы
- Бик бай әби мин, биш оныгым бар! Лаеклы ялга чыкканнан бирле алар белән мәш киләм: чаңгы шуабыз, Нократта су коенабыз, “Лагуна“га бассейнга йөрибез... Һәр адымнарын истәлеккә фотоларга төшерәм, - дип сүзен дәвам итә ул.
Дистәгә якын альбом хасил булган. Бергәләп карыйбыз. Фотоларда – таныш йөзләр. Алинә Кашапованы “Созвездие – Йолдызлык“ фестиваленнән мин дә беләм бит. Ә бу малай - Илназ Кашапов, районкүләм “Татар малае-2021“ бәйгесендә җиңде. Сабантуенда район башлыгы аңа үзе түбәтәй кигертте!
- Болар икесе дә сезнең оныклар мени? – дип сораганымны сизми дә калдым.
- Әйе, Алинәбез башта “Непоседы“ хореография төркемендә биеде, хәзер җырлый. Кайларга гына барып җитмәделәр, республика күләмендә җиңүләр яуладылар. “Хыял“ хореографы Альбина Галимова, “Квантум“ педагогы Лилия Хатыймова - Галиева, икенче санлы лицейның җыр укытучысы Гүзәл Мостафина, “Кояшкай“ балалар бакчасы тәрбиячесе, милләтпәрвәр Ләлә Хәсбәтуллина кебекләрнең сабыйлар белән максатчан эшләүләренә, сәхнә йолдызлары ясауларына хәйраннар калырлык. Рәхмәт яусын! “Йолдызчыклар“ның күркәм уңышлары белән үзләреннән дә бигрәк без – әти - әниләре, әби-бабалары шатланабыз, горурланабыз! Гомумән, Мамадышта һәркайда үз эшләренең осталары хезмәт куя. Шундый шартлар, мөмкинлекләр тудырган өчен район җитәкчеләренә рәхмәт!
Өчпочмак – Себердә дә өчпочмак!
Язмыш җилләре кайларда гына йөртмәгән аны. Себергә дә илткән.
- Төмән өлкәсендә җәмәгать туклануы предприятиесендә 9 ел буе бухгалтер - калькулятор булып эшләдем. Нинди генә милләт вәкилләре юк иде анда: руслар, белорусслар, украиннар белән бергә - бергә гомер кичердек. Аларны өчпочмак пешерергә өйрәттем. “Ничек инде ул итле-бәрәңгеле-суганлы ризык белән сөтле чәй эчеп була?!“ – дип башта хушлары китә, сыйлап күрсәткәч, тагын кабатлауны сорыйлар. Аннары үзләре дә еш пешерә башладылар. Телеңне йотарлык бит ул безнең татар ашлары! Хәзер дә, җәй саен җилкенеп, берәр җиргә сәфәргә, я санаторийга чыгып китәм. Соңгы елларда гына да Төркиягә, Санкт-Петербургка, Геледжикка бардык. Барысы да бик матур, искиткеч, тик Мамадышыма очып кайтам. Безнең туган шәһәргә җитми берсе дә: үзе тыныч, чиста, матур. Балаларым да Казаннан күченеп кайттылар. Алга таба да шулай, туганнарым, балаларым, оныкларым, дусларым белән тыгыз аралашып, туган шәһәребездә күңелле һәм бәхетле яшәргә язсын! – дип тәмамлады ул сүзен.
Амин!
Рецепт
Рәзиләчә маринадланган кыяр
Махсус утырткан вак сортлы кыярларны әйбәтләп юып киптерәм. Башларын кисеп, духовкада стерильләштерелгән 1 литрлы банкаларга тутырам.
Укроп, лавр, карлыган яфраклары, тәмләткечләр, 3 аш калагы тоз, 6 калак шикәр комы салып, рассолны башта ук әзерләп куям. Аны кайнар килеш банкаларга кыяр өстенә агызам. 10 минуттан яңадан кәчтрүлгә салам. Дөбер-шатыр кайнатам, 9 калак уксус салам да, сөзәм. Шул чиста рассолны яңадан банкадагы кыяр өстенә агызам да, тимер капкачлар белән ябып, калын одеял белән төреп куям. Бик тәмле була!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев