Булдыклы, тәвәккәл, үҗәт эшмәкәр
Күмер җитештерүгә ул моннан биш ел элек алына. Бүген аның продукциясенә сорау һаман арта бара.
Сүзем – Кама урман хуҗалыгы бистәсендә үз эшен булдырып, уңышлы гына эшчәнлек алып баручы Айрат Яхин турында.
Эш буенча районыбыз авылларына чыгып, аларда тормыштан зарланмыйча, үз эшләрен ачып, аны үстерү өчен җан-фәрман тырышлыгын салучылар белән аралашып кайтырга тырышабыз. Алар белән сөйләшкәннән соң, күңелләребез күтәрелеп, илһамланып кайтабыз. Кама урман хуҗалыгы бистәсендә күмер җитештерүче Айрат Яхин белән аралашкач та аның моннан биш ел элек үз эшен ачуына үкенмәвенә, булдыклылыгына сокланып кайттык. Эшмәкәрлек аның өчен ят нәрсә түгел. Башта ул “Сайкичү” базарында сату өчен балык ыслау белән шөгыльләнгән. Аннары Кама урман хуҗалыгында механик булып эшли. Ләкин аның күңеле эшмәкәрлеккә тартыла һәм ул яңадан үз эшен ачарга ниятли: агачтан күмер җитештерү.
–Әлеге ниятемне Урманчы авыл җирлеге башлыгы Анатолий Ильин хуплап алды. Аның һәм район башлыгы Анатолий Иванов булышлыгы белән урын булдырылды. Моның өчен аларга рәхмәтлемен. Өч ел инде бертуктаусыз күмер җитештерәбез, – ди ул.
Бүген аның карамагында 10 куб метр утын сыйдырышлы ике мич бар. Күмер өчен юкә белән каен агачлары яхшырак, ди ул. Бигрәк тә каен күмеренә сорау күбрәк икән. Чималны Кама урман хуҗалыгыннан һәм урман кисәр өчен аукционнарны откан шәхси эшмәкәрләрдән сатып ала. Узган ел 250 куб метр агачны күмергә әйләндергән ул. Әзер продукцияне өчәр һәм тугызар килограмм исәбеннән капчыкларга тутырып, клиентларына озата. Айрат әйтүенчә, күмер складта ятмый диярлек, шунда ук сатыла. Ә сатып алучылар географиясенә килгәндә, аларның күбесе Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән.
Эшмәкәр алга таба җитештерү күләмен арттырырга ниятли: тагын ике мич урнаштырырга уйлый. Аның берсе әзер инде, икенчесе ясалып бетү алдында. Бу Айратның продукциясенә сорауның зур булуын дәлилли түгелме соң? Моннан тыш эшмәкәр цехында рамлы пычкы да урнаштырырга ниятли. Аны сатып алган инде, язын карлар эрегәч, урнаштырып, эшкә җигәргә исәбе.
–Төбәктә яшәүчеләргә агач материаллары әзерләрүдә зур ярдәм булыр иде, – ди ул.
Бүгенге көндә аның кул астында өч кеше эшли. ике мич куелса, рамлы пычкы эшләп китсә, тагын берничә кешегә эш урыннары булачак, дигән сүз бит бу. Биредә хезмәт куючылар үзләрен эш белән тәэмин иткәне өчен Айратка рәхмәтле.
–Мин биредә цех тулы куәтенә эшләп киткәннән бирле өч ел эшлим инде. Эшемне яратам, хезмәт хакыннан да канәгать. Аз түләнсә, биредә өч ел эшләмәс, башка урынны эзләр идем, – ди күмер ясаучы Владимир Платонов.
Аның хезмәттәшләре Ильяс Тахиятов белән Дамир Целовальников та биредә эшләүләреннән канәгать булуларын белдерделәр.
Айрат Яхин үзен бәхетле кешегә саный.
–Тормышымнан уңдым мин. Күңелгә яткан эшем, ныклы терәгем булган гаиләм бар. Тагын ни кирәк? – ди ул.
Тормыш иптәше Гөлия җирле урман хуҗалыгы оешмасы бухгалтериясендә эшли, ике бала тәрбиялиләр. Шунысы мөһим, Айрат тәвәккәлләп, бар тырышлыгын эшкә җигеп, үз эшен оештырып, гаиләсе мул-җитеш тормышта яшәсен өчен шартлар тудыра алган. Аның турында булдыклы, тәвәккәл, эшкә үҗәт дими, ни дисең.
Узган елгы нәтиҗәләр буенча районыбызда барлыгы 809 шәхси эшмәкәр, 1500гә якын үзмәшгуль теркәлгән иде. Аларның район икътисадына керткән өлешләре 31 процент тәшкил итте. Бу аннан алдагы елгыдан бер процентка күбрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев