“Бу сәяхәтне мин гомерем буе онытмаячакмын!“
Быел шактый мамадышлылар җәйге ялларында Дагыстанга сәфәр кылды. Без дә бардык.
Чыннан да, туристлар өчен Россиябезнең менә дигән уникаль һәм гаҗәеп почмагы икән шул бу. Искиткеч пейзажлары, фирүзәдәй Каспий диңгезе, мәһабәт кыя-таулары, күккә аскан сыман шарлавыклары, борынгы архитектура корылмалары, халыкның үзенчәлекле яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре – барысы да кызыклы. Өстәвенә, Дагыстан - иң күп милләтле республика, биредә 40ка якын халык (әзербайҗан, чечен, ара, даргин, кумьти, табасаран, ногай, агул...) үзара дус яши һәм алар рус телендә аралашалар.
Кара кием, сакал - мыек,
Ничек карарсың кыеп
Кизлярга без кичен килеп кердек. Иң беренче күзгә ташланган нәрсә: тар урамнардагы тар юллар буенча тыз-быз чабышучы иске машиналар юл йөрү кагыйдәләрен бөтенләй санга сукмыйлар бугай, “бип-бип“ дип кычкырталар да, борын төбеннән кистереп узалар да китәләр, кем ничек тели, шулай бара. Әнә бер һәлакәткә очраган машинаны, кап-кара сакал-мыеклы егермеләп егет, дәррәү этеп, җәһәт кенә юлдан читкә чыгардылар да куйдылар. Ирекле көрәш буенча бөтен дөньяда дан тоткан “сынган колаклылар“ территориясе дә бит әле бу! Бик игътибарлы һәм сак йөрергә туры киләчәген тиз төшендек.
Хатын-кызлар барысы да караңгы төстәге күлмәктән һәм яулыктан. Юлда ял итәргә туктаган җирдә, уңга-сулга черт тә черт фотога төшереп йөрим шулай. Фотоаппаратымны тандырда чурек (ипи) пешерүчеләргә төбәгән идем, кап-кара пәрәнҗәле ханым йөзен җиңе белән каплады. “Берүк алып атыгыз хәзер үк, минем телефонымда бер генә сурәт тә юк, фотога төшү зур гөнаһ “, - диде ул. Әллә ничек булып китте. Аңа журналист икәнемне; сөңге түгел, сөлге тотып йөргәнемне аңлатмакчы булдым. Тыңларга да теләмәде. Эх, мөселман кардәшем, синең иман минекенә караганда да камилрәк бугай, кара - каршы утырып бер чәй эчәргә, сөйләшергә, аңлашырга иде бит. Тик 15 минутлык тәнәфескә генә сыешып булмас шул.
Шушы челләдә көне буе агурә камыр басып, кайнар мич янында ипи пешерүеңә, тырышлыгыңа, сабырлыгыңа сокланырлык! Икмәгең чыннан да бик тәмле һәм бәрәкәтле булды.
Ә синең фотолар турындагы фикереңне бер анализлармын, яме. Хәзергә мин таныш түгел җирләрне ачарга килгән сәяхәтче... Дагыстан матурлыкларын, алдынгы тәҗрибәне башкаларга да күрсәтергә, яхшы сыйфатларыгызны башкаларга таратырга телим. Беренче карашка шомлы тоелган кара киемнең алай ук куркыныч түгел, ә тыйнаклык, зәвыклылык, якланганлык, тынычлык төсе икәнен алга таба аңладык, ияләндек без аңа.
Хинкал белән хинкалины бутамаска!
“Хинкальная“ дигән язу күреп, ашарга туктадык. Милли кухняны татып караячакбыз хәзер. Хикалига заказ бирмәкче идек. Монда хинкал белән сыйладылар. Исемнәре бер хәреф белән генә аерылса да, икесе ике нәрсә: төче камырны суда да, парда да пешерәләр һәм ит, казылык, сарымсак соусы, шулпа белән бергә бирәләр.
Чуду дигәннәре дә ошады: анысы сырлы, эремчекле, итле, бәрәңгеле, тозлы, катлы-катлы, пирог. Урбеч дигән традицион блюдолары - төрле чикләвек төшләрен ташлы тегермәндә тарттырып, бал белән кушып ясалга паста. Дөрес туклануны сайлаучыларга менә дигән суперфуд. Мәмрәп пешкән җиләк-җимешнең чуты юк: виноград, персик, нектарин, кавын-карбыз... Рәхәтләнеп сыйлан!
Киң товар ассортименты белән гаҗәпләндергән базарда пешкән кукуруз чәкәне сатып утыручы бер хатыннан: “Сездә үсәме?!“ – дип сораган идем: “Үстерсәң! Ә без бөтен нәрсәне дә үзебез үстерәбез!“ – дип җавап бирде. Чыннан да, биредәге виноград плантацияләрен, помидор теплицаларын, кәбестә басуларын, чайкалып утырган иген кырларын, бик күп сыер көтүләрен күреп шаккаттык без. Һәр район нинди дә булса яшелчә үстерү буенча махсуслаша икән. Кайчандыр Дагыстанның 40 процент авыл хуҗалыгы уңышын тау башларындагы кишәрлекләрдә китмәнле кешеләр җитештергән продукция тәшкил иткән. Үҗәт халыкның тырышлыгына чик-чама юк!
1001 кичә әкияте - чынбарлык
Избербаш шәһәрендәге күкертле-водородлы “Горячка“ дигән термаль чыганакны эзләп таптык. Суның составы – тулы Менделеев таблицасы!
Ул табигый халәттә саклана.
Керү бушлай. Халык эшмәкәрләргә бирми икән.
Янына кунакханәләр, чәйханә, мәчет төзеп куйганнар. Шундагы кунакханәгә урнаштык, диңгезгә төшеп мендек.
Төнлә тагын бер сеанс ванна алырга килсәм: халык мыжгып тора. Берничә урында массаж ясыйлар. Кавказ халкы иң озын гомерле булуы белән юкка гына дан тотмый. Гомумән, болар сәламәтлекләренә зур игътибар белән карыйлар. Элҗе-мелҗе килгән сүрән ут яктысында серле әңгәмәләр бара. Шаһрезадәнең мең дә бер кичә әкиятенә эләккәндәй хис итеп, тыңлап утырам. Колакка керә бит. Бөтен соңгы кызыклы мәгълүмат шушында. Менә бу Екатеринбургтан килгән ханым үзенең бүген экраноплан Луньны күреп исе китүе турында әйтә. Судан чыгып һавага күтәрелә һәм сәгатенә 400 километр тизлектә хәрәкәт итә алган көймә-самолетны хәзер Каспий буендагы паркка экспонат итеп куйганнар икән.
Тулы гәүдәле апа Хунзах районында Тобот шарлавыгында булып кайткан. “Тип-тигез иңкүлектән барганда, алда упкын хасил булды, җир читенә килеп җиттек дип торам!“ – дип сөйли. Янымда суга аякларын гына тыгып утырган авар хатыны белән сүзебез ялганып китә.
- Сез ерактанмы?
- Казаннан. Россия уртасында Татарстан дигән республика бар.
- Ничек белмәскә ди? Моннан 15 еллап элек еш бара идем. Кәҗә мамыгы сатарга. Татар хатын-кызлары - тырышлар, уңган шәл бәйләүчеләр. Әй, дөнья күреп, алыш-биреш итеп йөргән рәхәт чаклар бар иде. Хәзер картайдык, сәламәтлек тә какшады. Ә сез Дахадаев районындагы Кубачи авылына көмешчеләр янына барыгыз, яме. Зәркәнчеләрнең даны бөтен дөньяга таралган.
Кизлярда хәнҗәр ясаучы осталар яши.
Келәм сугучыларыбыз да бар. Сок, коньяк, шәрабләребез дә бик шәп. Күчтәнәчкә шуларны алырсыз... – диде ул.
Кайсы тарафларга гына юл тотып бетерергә инде...
Барысы да кызыклы, тик көннәр санаулы.
Нарын-кала
Дербент каласындагы бу цитадель иң борынгы корылмалардан санала.
Биш мең ел элек төзелгән, диләр. Кайчандыр монда тулы тормыш кайнаган. Мунчалар, су өчен резервуарлар, утка табынучылар гыйбадәтханәсе, мәчет, качлы-гөмбәзле чиркәү һәм җир асты төрмәсе хәзер дә яхшы сакланган. Зиндан аеруча тәэсирләндерде. Кеше шунда басып торып, озакка сузылган ачлыктан, мәет исеннән, газлардан газапланып үләргә тиеш булган... Гидларны тыңлап йөрсәң, гыйбрәтләр ишетергә була монда. Хан хатыны яки кәнизәге юаная башласа, аңа пәрәнҗә кигерткәннәр дә... биек башнядан тотып атканнар дип уйламагыз тагын: гәүдәсе зифаланганчы текә баскычлар буйлап аска-өскә йөгертә торган булганнар.
Башнядан ату дигәннән, тагын бер кызыклы хикәят ишеттем: гаремда бер кәнизәкнең яшь егет белән шаяруын белгән хан аны шулай җәзаларга әмер бирә. Ә тегесе соңгы теләге итеп бөтен матур күлмәкләрен кияргә рөхсәт сорый. Итәкләре парашют сыман ачыла һәм ул исән-имин очып төшә дә, йөгереп китә. Бар халык ах итә, хан да елмая. Мәхәббәт кошларына ирек бүләк итә.
Тарихта нигәдер бөтен ныгытмаларны һәрвакыт кем дә булса яулап алырга омтылган. Нарынга да еш һөҗүм иткәннәр. Көч белән генә алып булмагач, хәйлә кулланганнар. Сатлыкҗан бирегә суның ерак таудан таш торбалар аша килүен әйткән. Дошманнар, тауларда йөргән көтүчене газаплап, су чынагын белгәннәр дә, йөз сарыкны суеп, каннарын һәм эчәгеләрен торбалар аша агызганнар... Эчәр сусыз калган шәһәр бирелми кая барсын?!
Ә тагын бу крепостьтан заманча Дербентка матур манзара ачыла.
Шәһәрнең аркылысын-буйга иңләдек, Бәхетлеләр урамында рәхәтләнеп йөрдек әле бер.
Бөркетләр кыяга оялый
600 гектар мәйданлы һәм биеклеге 262 метр булган комлы тау – Сарыком барханнарында (“Белое солнце пустыни“ фильмы да шушында төшерелгән) кырык градуслы эсседә әлсерәп йөрдек;
данлыклы Сулак иңкүлеген (каньоны) иң биек ноктадан күзәтеп басып тордык;
ерак тауларда урнашкан Гамсатуль дигән ташландык өрәк авылга экскурсия сатып алдык. Тау-ташлар, мәһабәт кыялар, озын тоннельләр, серпантин юллар аша узып, милли көйләр, экскурсовод Жамалның җирле халык, тарих, бүгенге яшәеш турында кызыклы мәгълүматларын тыңлый-тыңлый алга барабыз. Дүрт сәгать дигәндә килеп җиттек без туристларның иң яраткан урынына.
Тик, безгә әнә теге кыяның иң биек түбәсенә менәсе бар икән әле. Иске УАЗикка 12 кеше төялеп ташлы юллар буйлап даңгыр-доңгыр үткән (янымда әнисенең беләгенә чытырдатып тотынган бер кечкенә малай, зәңгәр күзләрен зур итеп ачты да: “Әни, мин бу сәяхәтемне гомер буе онытмаячакмын!“ – дип куйды, мин дә шулай!) джиппингка акча да кызганыч түгел.
Маҗара карыйм дип, күрә адәм башлары.
Мондый шартларда яшәргә, ай-һай! Тик табигатьнең матурлыгыннан, һаваның сафлыгыннан күзгә яшьләр килә. Урамнарындагы тар кәҗә сукмакларыннан үткәндә дә аска карауга баш әйләнә, тирә-юньдәге манзараның мәһабәтлегеннән, мәгърур тауларга таба кош булып очып китәсе килә башлый.
Дагыстан әдәбиятын бөтен дөнья мәйданына алып чыккан халык шагыйре Рәсүл Гамзатовча әйтсәк:
Килер дә бер көн - шул торналар белән
Чумармын мин дә күксел томанга,
Күк йөзеннән кош булып эндәшермен
Сезгә мин, җирдә калган туганнар!
Ә хәзергә рәхәтләнеп яшик әле: дөнья матур, дөнья киң!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев