Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Башкалар дискотекада танышса, безне укытучыларның август киңәшмәсе кавыштырды»

Бу гаилә белән без Дүсмәт мәктәбенең 1 сентябрь бәйрәмендә таныштык. Алар икесе дә шундый тыйнак, мөлаем. Чын укытучылар.

Радик белән Светлана Семеновлар Мамадыш районының Дүсмәт авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучы булып эшли. Радик Михайлович рус теле һәм әдәбияты укыта, шулай ук, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, ә Светлана Ивановна – башлангыч класслар укытучысы, быел канаты астына 1ләрне алды. Икесенең дә стажы 23 ел, 1нче квалификацияле укытучылар. Радик Михайлович Татарстан мәгариф министрлыгының бүләге белән бүләкләнсә, ә Светлана Ивановна “Наш лучший учитель” грантын откан. Радик Михайловичның укытучы һөнәрен сайлавы, бер караганда, гаҗәпләндерми. Аның бабасы – әнисенең әтисе – Игнат Андреев шушы ук мәктәптә биология һәм химия фәнен укыткан, директор да булып торган. Кызганыч, 1942 елда Бөек Ватан сугышына китеп, ул хәбәрсез югала. Аның дәвамчысы булып, кызы – Елена Игнатьевна, Радик Михайловичның әнисе, кала. Ул да 40 елдан артык Дүсмәттә башлангыч классларга белем бирә.

Радик белән Светлана Семеновлар танышу тарихлары турында сорагач, “Башкалар дискотекада танышса, без укытучыларның август киңәшмәсендә таныштык, – диләр. – Инде 21 ел матур гына яшәп ятабыз. Ике ул үстерәбез”. Олы уллары – Кирилл әти-әнисе юлын сайламый, авыл хуҗалыгына китә. Бүген Казан аграр университетының 3 курсында белеем ала. Кече уллары Владислав 7дә укый. Әти-әнисе, бәлки, ул безнең дәвамчыбыз булыр, диләр. Укытучы баласы булу җиңелләрдән түгел. Укытучы кеше авторитетка ия. Балалары да үзе кебек гел алдынгы булып торырга тиеш. Гадәттә, андыйлар бик мөстәкыйль булып та үсәләр. Семеновлар гаиләсендә балаларга дөрес һәм тиешле тәрбия бирелә.

“Укытучы һөнәре күп сабырлык һәм тәҗрибә таләп итә. Иң беренче чиратта, баланың күңелен белеп, аңа юнәлеш бирә белергә кирәк. Минемчә, укытучы – ул белемен һәм тәҗрибәсен тапшыручы, – ди Радик Михайлович”.

Барлык укытучыларны чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Катлаулы, әмма кирәкле эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз.

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/radik-semenov-baskalar-diskotekada-tanyssa-bezne-ukytucylarnyn-avgust-kinasmase-kavystyrdy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев