Балдан татлы карбызлар
Август ае җитте, карбыз - кавын сезонын ачык дип игълан итәргә дә була.
Шәһәребезнең үзәк базарында, кибетләрендә кавын-карбыз инде күптән күренә.
Бәяләре баштарак нык «тешләсә» дә, хәзер инде алай ук кесәгә сукмый. Сатучылар әйтүенчә, тәмлеләре Казахстанда үстерелә. Шулай ук Дагыстаннан, Әстерханнан килгән сортлар да бар. Бәяләре төрлечә. Әйтик, базарда кавынның бер килограммы – 60-70, кар¬бызныкы – 30-40 сум тора. Кибетләрдә бәяләр аерыла: карбызның килограммын сортына карап 17 сум-га да, 50-60 сумнан да бар. Ә менә кавын хакы 80 сумга кадәр булырга мөмкин.
Ә мамадышлылар кавын-карбыз ашый башлаганмы соң? Бу хакта аларның үзләреннән сорашып белештек.
Быел карбызны ике мәртәбә алып ашадык инде. Ике тапкырында да тәмлеләре эләкте. Тик шулай да карбызның иң тәмле вакыты – августның икенче яртысында була. Аны, гадәттә, кунакка балалар килгәндә, базардан алабыз. Сайларга сатучылар ярдәм итә. Моңа кадәр гел баллы карбызлар гына туры килде, – ди Сания Хәйдәрова.
Карбызны әле татып карамадык. Без аны сентябрь аенда гына ашый башлыйбыз. Үзебез дә бакчада әлеге җиләкне үстерәбез. Тик сатудагы карбыз барыбер тәмлерәк, баллырак. Аны без базардан да, кибетләрдән дә алабыз. Ә кавынны кунакка килгән саен балалар күчтәнәч итеп алып киләләр, бик яратып ашыйбыз, – дип үз фикерен белдерде Рәсимә Кәримова.
Көненә 400 килограммга кадәр сатыла
Мамадышлылар күбрәк Казахстан һәм Дагыстанда үстерелгән карбызларны яратып алалар. Көненә 200дән алып 400 килограммга кадәр сатыла. Алучыларның күбесе өлкән яшьтәгеләр. 1 килогарммын 30 сумннан сатабыз. Бу сусыл җимешне иң яхшысы августтан октябрьгә кадәр кулланырга кирәк. Чөнки аларда нитрат һәм химик матдәләр юк. Без кыш көне дә аларны сатабыз. Карбызны, яхшы саклансын өчен, салкынча урында тотарга. Моның өчен кондиционерны кулланырга була. Мамадышка аларны сезон вакытында өч көнгә бер Казан һәм Самарадан алып кайтабыз, - ди базар каршында җиләк- җимешләр сатучы Бобохон Хасанов.
Карбызны сайлый да белергә кирәк
Карбыз, кавын – эссе көннәрдә сусауны баса торган җәйге ризыкларның берсе. Ләкин ул, транспортта дөрес итеп кайтарылса, тиешенчә сакланса һәм дөрес итеп кулланылса гына сәламәтлеккә файда китерә. Моның өчен кайбер кагыйдәләрне белү кирәк.
Түбәндәге киңәшләр сезгә ярдәм итәр дип уйлыйбыз.
Якынча 5-7 килограммлы, уртача зурлыктагы карбызны сайлагыз.
Аның тышында таплар, ярыклар булырга тиеш түгел (чиста карбызда кояш нурлары уйнап тора).
Карбызның кабыгындагы төсләр никадәр контраст икән, ул шулкадәр тәмлерәк булачак.
Карбызның койрык өлеше сары һәм бераз кипкән булырга тиеш. Бу – озак саклау билгесе.
Карбызда, гадәттә, “туп” рәвешендә таплар бар. Әгәр таплар артык зур икән, ул шулкадәр сусылрак дигән сүз.
Карбызга суккалаган вакытта ул яңгыравык тавыш чыгара. Өлгермәгән карбыз бернинди дә тавыш чыгармаячак.
-Кайбер сатучылар үз товарларын рекламалау максатыннан карбыз, кавыннарны кисеп куялар. Мондый җиләкне алмаска киңәш итәбез. Чөнки ул нинди пычак белән киселгәне билгесез, өстәвенә ачык һавадагы бар зарарлы матдәләрне үзенә сеңдерүчән.
«Роспотребнадзор» рөхсәтеннән башка бу төр җимешләрне сатарга да ярамый. Чөнки шикле урыннардан алып, агулану очраклары да булгалый. Шуңа да аларны стационар сәүдә урыннарыннан гына алыр¬га киңәш ителә. Сәүдә үзәкләрендә сатыла торган җиләк-җимешләр нитратларга һәм башка химикатларга ныклы тикшерү үтә. Ә юл буенда яки урам чатларында сәүдә итүчеләрнең тикшерүчеләрдән тиешле рөхсәт кәгазьләре булмаска мөмкин. Шикләнсәгез, сатучыдан ул сата торган карбыз-кавынның тикшерү үткән беркетмәсен сорарга да була, - диде Асия Камалова, Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Саба, Мамадыш, Кукмара һәм Теләче районнарындагы территориаль бүлекнең баш белгеч- эксперты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев