Баланы мәктәпкә әзерләү ничә сумга төшә?
Уку башлану беренче тапкыр мәктәпкә баручылар һәм әти-әниләре өчен дә тормыштагы иң зур, дулкынландыргыч вакыйгаларның берсе булып тора.
Баланы мәктәпкә җыю шактый чыгымлы эш.
Кайбырәүләрнең әле беренче балалары гына мәктәпкә бара. Мондый “тәҗрибәсез”ләр күп кирәкмәгән товарлар да сатып алырга мөмкин. Шуңа күрә алыначак әйберләр исемлеген төзү яхшырак. Социаль челтәрләрдә үткәрелгән сораштырулар нәтиҗәсендә райондашларыбыз бу әзерлеккә якынча 15- 20 мең сумга сыешкан.
Без берничә җирле сәүдә йортларында, кибетләрдә булып кайттык.
Үзәк базар һәм балалар киемнәре сатучылар уку сезонына әзер. Уку формаларының ниндие генә юк. Җаның ниндиен тели. Кесәң генә калын булсын. Әти-әниләр дә балаларын укырга әзерли башлаганнар. Базар хезмәткәрләре әйтүе буенча, көндез базар умарта күчен хәтерләтә икән. Чөнки бөтенесе дә балаларын уку җиткәнче киендереп калырга ашыга.
Кайбер әниләр белән быел уку өчен никадәр суммада кием алганнарын һәм барлыгы ничә сум әзерләп куйганнарын сөйләшеп алдык.
Айгөл Хәбибрахманова кызы Нәргизә белән мәктәп формасы сайлап йөриләр. Ул икенче сыйныфка бара.
- Быел әзерлекләргә якынча 15 мең китәр дип уйлым, - ди ул.
Миләүшә Хәлиуллина улы Ниязны киендерер өчен быел 10 меңгә якын сумда акча тотарга планнаштыра.
-Быел яңа форма алмыйбыз, чөнки узган елны алганы быел да ярый, - дип уртаклашты ул.
Мамадыш бәяләре буенча баланы 2022нче елда мәктәпкә әзерләү ничә сумга төшә?
Мамадышта якынча әйберләргә бәяләр менә шушы:
Кызлар өчен мәктәп формасы - 1300 сумнан;
Өлкән класстагы кызлар өчен мәктәп формасы – 1700 сумнан;
Алъяпкыч- 400 сумнан;
Малайлар өчен мәктәп формасы - 2900 сумнан;
Малайлар өчен күлмәк - 800 сумнан;
Укучы көндәлеге – 100 сумнан;
Мәктәп дәфтәре – 7 сумнан;
Гади ручка - 15 сумнан;
Кызлар өчен бантик - 150 сумнан;
Галстук – 300 сумнан;
Кызларга ак колготки – 200 сумнан;
Укучы букчасы - 1800 сумнан;
Алмаш аяк киемнәре өчен рюкзак - 250 сумнан;
Малайлар аяк киеме, кызларга туфли – 1500 сумнан;
Спорт аяк киеме – 1200 сумнан;
Спорт киеме (асты, өсте) – 1800 сумнан;
Футболка – 500 сумнан;
Носки – 70 сумнан;
Башлангыч сыйныфлар өчен эш дәфтәрләре комплекты - 1450 сумнан;
Дәфтәр тышлыгы комплекты – 230 сумнан;
Китап тышлыгы комплекты – 220 сумнан;
Пенал - 200 сумнан башлана.
Болардан тыш шулай ук кайбер уку китапларын да сатып аласы булачак. Өлкән сыйныфларда укучылар өчен контурлы карталар да кирәк.
Бәяләр якынча күрсәтелгән, һәр кибеттә алар үзгәрергә мөмкин. Бу мәктәп укучысы өчен кирәкле товарларның бөтен исемлеге түгел. Шуңа күрә бер баланы мәктәпкә җыю 15 меңнән башлап, 50 мең сумнан да артып китәргә мөмкин.Бу суммалар өлкән классларда укучылар өчен дә якынча шулай.
Беренче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен шпаргалка тәкъдим итәбез.
Күп кенә мәктәпләрдә дресс-код бар. Тышкы кыяфәткә конкрет таләпләр, гадәттә, мәктәп уставында язылган. Бер мәктәпнеке икенчесеннән аерылырга мөмкин. Мәсәлән, бер мәктәптә классик кара түгел, ә форманың төп төсе карасу-зәңгәр. Шуңа күрә, мәктәп үз таләпләре турында мәгълүматны чыгарганчы, алдан ук форманы сатып алмасаң яхшырак.
Киемнәрдән беренче сыйныф укучысына спорт формасы, ике ак футболка, күлмәк яки блузка кирәк булачак.
Аяк киеменнән - классик туфлиләр, алмаш аяк киеме, кроссовкалар.
Кием-салым һәм аяк киеме сайлаганда, тукымасына, җөйләренең һәм киемнең тегелешенә, сыйфатына игътибар итегез. Иң арзан модельләрне сатып алырга кирәкми. Алар тиз тузачак. Чөнки кече яшьтәге мәктәп укучылары бик актив булалар һәм бик үк пөхтә түгелләр.
Канцелярия товарлары исемлеген гадәттә укытучы бирә.
Шулай ук уку башланганчы балага дәрес әзерләү почмагын, бүлмәне дә булдырырга кирәк. Моның өчен өстәл, урындык һәм яктылык яхшы төшә торган урын кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев