Авыру мамадышлылар фильтр аша үтәләр
Район үзәк хастаханәсенә август мөрәҗәгать иткән 101 кешегә “Covid-19“диагнозы куелган .
Хастаханәдә төрле кискен йогышлы авыруларга шикләнелгәннәрне аерым кабул итү алып барыла. Тамак авыртуы, югары температура, йөткерү кебек симптомнары булган пациентлар өчен фильтр эшли. Анда мөрәҗәгать итүчеләрнең уртача саны 13 кеше иде. Узган айда коронавирустан 782 мамадышлы прививка алган, ә вакцинацияләү дәвамында прививка ясатучыларның саны 24517 кешегә җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев