Авыру дип күңеле төшмәгән
Китте замана: коронавирус дигән нәрсә халыкны пошаманга салды.
Җитмәсә, йорт хайваннары арасында да әле тегеннән, әле моннан чирләр баш калкытып кына тора. Бу да бит халыкның авырткан башына тимер таяк.
Иске Комазан авылында күпләп мал асраучы Рөстәм Һадиуллин хуҗалыгын да читләтеп үтми хайваннарга хас булган чир зәһмәте. Кайчандыр крестьян-фермерлык хуҗалыгы оештырган булган ул. Бүген исә шәхси эшмәкәр буларак эшчәнлек алып бара. Моннан өч ел чамасы элек 2015нче елда махсус программа буенча 200 мең сум алып төзелгән сараендагы 14 сөтлебикәсендә лейкоз чире табыла. Аларны юкка чыгарырга туры килә. Шул чир аркасында күпме зыян күрелә, дигән сүз: ни сөт, ни ит, дигәндәй. Берәү булса, баш саны кимеде, миңа пычагыма кирәкме ул күпләп мал асрау, дип күңел төшенкелегенә бирелеп, кул селтәр иде. Ләкин Иске Комазан егете Рөстәм андыйлардан түгел. Гаиләсе белән сөйләшеп-киңәшләшеп, ул бер миллион сум кредит ала һәм нәселле сигез сыер кайтарта. Хәзер аның кул астында 22 савым сыер, сигез бозау, бер ат, бер нәсел үгезе бар. Былтыр ул 45,2 тоннага якын сөт тапшырып, бер миллион сумга якын керем алган. Монда сүз чиста табыш турында бармый. Бу сумма эчендә ягулык-майлау материалларына, терлек азыклары әзерләүгә киткән һәм башка чыгымнарның да барлыгын онытмыйк. Гаилә бүгенге көндә ай саен 30 мең сум кредит түли. Әлегә сөт күләме, сыерлары ташлану сәбәпле, кимегән: көнгә 100-110 литр гына тапшыралар. Җәен 350-400 литрдан артып китә, ди язмам герое.
Терлек азыкларын – печәнне, сенажны ул 40 гектар мәйдан биләгән җирләрендә әзерли. Ә менә фуражга материалны сатып ала. Узган елгы корылык ашлыкның бәяләре артуга китерде. Узган көздән бодайның килограммын 14 сумнан сатып алган булган, бүген ул 17 сум тәшкил итә. Рөстәмне декабрь аенда сөтнең кабул итү бәясенең артуы сөендерә. Былтырның соңгы аенда ул 28 сум булган, гыйнварда тагын ярты сумга артырга тиеш иде, ди. Рөстәм маллары янында гына ятмый, читкә чыгып та эшли. Чөнки банклар кредитны вакытында түләгәнне ярата бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев