Авыл инкубатор булмасын
Валерий Шрыков Шәдче авыл җирлеген 2022нче елдан бирле җитәкли. Димәк, аның өчен быел юбилей елы. Шушы дәвер эчендә аның турында җирлек тормышын энәсеннән җебенә кадәр белә дип, һич шикләнүләрсез әйтергә була.
–Валерий Васильевич, әңгәмәбезне төбәгегез өчен мөһим булган вакыйгадан – Шәдче авыл мәдәният йортын капиталь ремонтлаудан соң ачылу тантанасыннан башлыйк әле.
–Чыннан да, бу мизгелне төбәк халкы зур түземсезлек белән көтеп алды. Әйтерсең лә, биредә капиталь ремонт үткәрелмәгән, аны яңа бина, дип әйтерлек. Узган елның февраль аеннан старт алган эшләр барышында мәдәният йортының алгы фасады төрелде, түбәсе алыштырылды. Сәхнә пәрдәләре пульт белән ачыла, 14 видеокамера, барлык бүлмәләрдә янгынга каршы сигнал җайланмалары, һәр катта да гидрантлар урнаштырылды, җиһазлар, сәхнә киемнәре яңартылды. Биредә шулай ук авыл җирлеге, авыл китапханәсе, почта бүлекчәсе дә урнашты.
Валерий Шрыков белән әңгәмәнең дәвамын газетабызның алдагы саннарында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев