Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ата-аналар белән бер сүздә булсак иде!“

Яшь мөгаллимә Фәридә Ибраһимова Татарстан укытучысы дигән исемне горур йөртергә , әлеге һөнәргә тап төшермәскә ант итте.

Башкалабыздагы “Адымнар“ полилингваль мәктәбендә яшь мөгаллимнәрне укытучы һөнәренә багышлау тантанасы узды. Алар арасында Красная Горка урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Фәридә Ибраһимова да бар. Аның белән әңгәмәбезне укыгыз.

 

  • Фәридә Мөбарәкҗановна, бу тантанада катнашканнан соң, Казаннан ниндирәк тәэсирләр белән кайттыгыз?
  • Миңа ошады, бик атмосфералы чара килеп чыкты. КФУ, Белемне үстерү институты мөгаллимнәре мастер-класслар уздырды. Күп җәмәгать эшлекләре үзләренең хәер-фатихасын бирде. ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның яшь мөгаллимнәргә мөрәҗәгатен җиткерде. “Педагогның осталыгына, белем дәрәҗәсенә бүген таләпләр бик нык арта. Бүгенге көн мәктәбе алдында балаларда тирәнтен һәм иҗади фикерләү, үз идеяләрен гамәлгә ашыру күнекмәләрен бирү бурычы тора. Ватанпәрвәрлекне туган телгә мәхәббәт, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә ихтирам белән тыгыз бәйләнештә тәрбияләргә кирәк. Сезгә, яшь белгечләргә болар барысы да яхшы аңлашыладыр, дип ышанам. Сез киләчәктә газиз республикабызның чәчәк атуына хезмәт итәргә тиеш“, – диелә анда. Министр безнең белән диалог формасында әңгәмә корды. Аның фикерләре белән тулысынча килешәм, дөрес әйтә, проблемаларның барысын да белә, чөнки үзе мәктәптә эшләгән кеше. Казанда дусларым белән күрештем. Кыскасы, изге һөнәр сайлаганыма тагын бер кат ышанып, инанып кайттым.

  • Сезне Красная Горка мәктәбендә укыган чагыгыздан ук фән, мәдәният, спорт һәм башка өлкәләр белән кызыксынучы, күп кенә бәйгеләрдә җиңүче актив кыз буларак беләбез. Нигә нәкъ менә әлеге һөнәрне сайладыгыз?
  • Мактауларыгыз өчен рәхмәт. Балаларны яратам, алар белән эшләү ошый. Башлангыч сыйныфта безгә татар теленнән Нәркизә Уразлина керде, аннары биологиядән укытты. Дәресләре бик кызыклы иде, әлеге фәнгә  мәхәббәтемне дә ул кузгатты. Әти белән өйдә төрле тәҗрибәләр ясап, аның дәресләренә ныклап әзерләнгәнебез дә истә. 11нче сыйныфка килеп җиткәндә бер шик тә калмады: БДИны биологиядән  бирәм! Нәркизә Вәгыйзовнага бу фикеремне әйткәч, ул беркайчан юк димәде, миңа вакытын кызганмады, бергәләп бишәр - алтышар сәгать утырган чаклар булды. Аңа мең рәхмәтлемен, әлеге үрнәк шәхес хәзер дә тормышымда зур урын алып тора.
  • Югары уку йортын тәмамлагач, авылга - туган мәктәбегезгә эшкә әйләнеп кайтуның сәбәбе нидә?
  • Биш ел буе КФУның Алабуга филиалында  биология - химия укытучысы белгечлеге алдым. Инде бишенче курста укыганда ук, һич көтмәгәндә, мәктәбебез директоры Рәшит Батыршевич Шәйдуллин шалтыратып, эш урыны тәкъдим итте. Бик шатландым, ләкин шунда ук уңай җавап бирергә батырчылык итмәдем. Сессияләремне яхшы бирә алырмын микән дип, уйлап, бераз куркып калдым. Әнием белән кайтып киңәшкәч, ризалаштым. Беренче семестр гына бераз катлаулырак булды, аннары ияләндем. Барысы да уңышлы килеп чыкты, диплом кулда. 2016нчы елда тәмамлаган мәктәбемдә хәзер биология укытам. Үземнең яраткан укытучыларым белән бер коллективта эшлим! Мәктәпкә өемнән биш минутлык юл - бик җайлы. Красная Горка авыл саналса да, шәһәргә барып тоташа. Дөресен генә әйткәндә, иң мөһиме – сөекле әнием монда яши, шартлар – идеаль. Коллектив бик ошый.
  • Инде бераз тәҗрибә туплагансыз, укучылар тыңлыймы, кызыксынамы, уртак җиңүләр бармы? Яңа уку елына, киләчәккә планнарыгыз нинди?
  • Дөреслектә, институтта алган белемнәр  чынбарлыктан бераз аерыла. Уртак җиңүләргә килгәндә, укучылар белән район һәм республика олимпиадаларына әзерләнү ошады. Дәресләрдән соң да калып, кичләрен дә утырдык. Кызганычка каршы, кеше бу дөньяда бөтен нәрсәне дә белеп бетерми, яңалыкны тану өчен интернеттан, китаплардан озак эзләнергә туры килә. Укучылар кайбер даирәләрне миңа караганда да яхшырак беләләр. Бер-беребезне өйрәтәбез, шуңа күрә мин аларга зур рәхмәтлемен. Аларның күзләрендә кызыксыну, бу фәнне тагын да катырак өйрәнәселәре килгәнен күрсәм, үземнең дә эш дәртем арта. Сыйныфта дисциплина саклау әлегә җиңел бирелми, ләкин тырышабыз, Аллага шөкер. Дәресләрне тагын да кызык иттереп үткәрү, ямь өстәү юлларын эзлим. Эшеңне яратырга кирәк, шулвакытта барысы да яхшы булыр дигән өметтә калам. Планнар - алга таба да  тырышырга, белемнәрне тагын да арттырырга, үз-үзеңне камилләштерергә (хәзерге вакытта ансыз берничек тә булмый), яхшы кеше булырга, беркайчан да бирешмәскә! Тагын, үз сүзеңдә торырга кирәк. Әлбәттә дөрес, хаклы булсаң. Алга таба ниләр буласын, вакыт күрсәтер.
  • -Яшь укытучыны мәгарифтә нинди проблемалар борчый
  • Кәгазь эшләре күп булуы белән килешмим, монысы гел кирәк түгел бит инде, дип уйлап куйган чаклар да бар. Минемчә, бу эшчәнлеккә кире йогынты ясый, күп вакытны ала, компьютер артында утыру ардыра. Балалар белән турыдан-туры эшләп, аларга күбрәк белем һәм тәрбия бирсәк, яхшырак булыр, имтиханнарны да әйбәтрәк бирерләр, фән белән кызыксыну да артыр иде. Тагын, ата-аналар үз балалары ягында гына түгел, ә  баррикаданың бу - укытучылар ягына чыксалар, әйбәтрәк, эш бермә-бер тизрәк китәр, нәтиҗәлерәк булыр иде. Төрле гаиләләр, ата-аналар бар, төрле чаклар була. Барысына да әзер торырга кирәклеген аңладым, бу бит – тормыш!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев