Ана капиталын – ирләргә
Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе аерым очракларда ир-атларның да ана капиталына сертификат алучы булырга мөмкин булуын искә төшерә.
Агымдагы елның 1нче маеннан әлеге хокукны бирүче тормыш хәлләре исемлеге закон тарафыннан киңәйтелгән. Хәзер ана капиталына хокукы булган затлар даирәсенә түбәндәге категорияләр өстәлде:
- 2007нче елның 1нче гыйнварыннан башлап туган икенче, өченче яисә аннан соңгы балаларны тәрбияләүче әтиләр яисә аларны уллыкка алучы ир-атлар (балаларның Россия гражданлыгы булмаган әниләре үлгән яисә үлгән дип танылган очракта);
- 2020нче елның 1нче гыйнварыннан соң туган беренче баланы тәрбияләүче яисә уллыкка алучы ир-атлар ( Россия гражданлыгы булмаган әнисе үлгән яисә үлгән дип танылган очракта).
Шул ук вакытта дәүләт финанс ярдәменә моңа кадәр дә хокукы булган ир-атлар бар:
- уллыкка алу турында суд карары 2007нче елның 1нче гыйнварыннан башлап законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокуктан файдаланмаган икенче, өченче яисә аннан соңгы балаларның бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар;
- уллыкка алу турындагы суд карары 2020нче елның 1нче гыйнварыннан башлап законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокуктан файдаланмаган, беренче баланың бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар.
“Ана капиталын рәсмиләштерү өчен әтигә яки уллыкка алучы ир-атка Дәүләт хезмәтләре порталында яки "Минем документлар" күпфункцияле үзәгендә гариза бирү дә җитә. Акчаны ир-атлар да моңа кадәр рөхсәт ителгән максатларда файдалана ала, бары тик сертификат акчасын әниләрнең тупланма пенсиясен формалаштыруга юнәлтү юнәлеше генә кулланылмый”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев