“Ак төннәр башкаласы“ннан - җиңү белән!
1-3нче июльләрдә Санкт-Петербургта “Ак төннәр башкаласы“ дип исемләнгән халыкара спорт фестивале узды.
Аның кысаларында НАП, спорт көч төрләре буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында “Россия ачык шәхси-команда кубогы“ ярышлары да оештырды. Анда тәҗрибәле тренер Вәсимә Имамова җитәкчелегендә Мамадыш районы инвалидлар җәмгыяте активисты Миләүшә Хәсәнова да яткан җирдән штанга күтәрү буенча көч сынашты. Үз яше һәм авырлыгы буенча ветераннар арасында рекорд куеп, спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде. Фестивальнең җиңүче кубогына, дипломына лаек булды. Бу сәфәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибраһим улының финанс ярдәме белән оештырылды. Җиңүче депутатка олы хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев