Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Адым-адым – юл булыр, тамчы-тамчы – күл булыр

“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!“ акциясе тулы көченә бара.

Районыбыз мәктәпләренә быел беренче сыйныфка керүче 150 балага букчалар һәм уку кирәк-яраклары тантаналы төстә тапшырылды.

Депутат бүләк өләшә

Шәһәребездәге өченче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе ишегалдында зур җанлылык. Әле каникуллар бетмәсә дә, педагоглар коллективы кызу эштә. Шау-гөр килеп, үзенчәлекле бәйрәмгә әзерләнәләр. Белмеш белән Белмәмешнең, балалардан сорый-сорый, мәктәп портфеле тутырулары; ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиевның 20 балага үзенең бүләкләрен – букчалар һәм уку кирәк-яракларын тапшыруы; районыбыз җитәкчеләренең, әти-әниләрнең  изге теләкләре; җырлар-биюләр, Амелина Әгълиуллинаның “Мин дәрестә беренче тапкыр“ дигән шигыреь сөйләве– барысы бергә үрелеп, истәлекле вакыйгага әверелде. Тамашачыларга да, балаларга да ошады бу чара. Ә сабыйлар бүләкләрен шунда ук актарып карарга да керештеләр.

Динә букчаны бик ошатты

- Гаиләбез ишәйде: Аллага шөкер, өч кызыбыз бар: Динәгә – 7, Диләгә – 2, Гүзәлгә – 8 ай. Быел өлкән кызыбыз беренче сыйныфка керә. Былтыр күршебездәге Булат исемле малайны мәктәпкә әзерләргә 30 мең сум акча тотканнарын хәтерлим. Без дә, баланың укырга керәсен аңлап, хәстәрләнеп тордык. Китаплар тутыра торган шкафлы өстәлне 10 мең сумга алдан алып куйдык. Үзе белән базарга махсус менеп, форма күлмәк сайладык. Мәктәп биргән исемлек буенча барлык әйберләрне җыйдык. Боларына15 мең сум акча тоттык, канцтоварлар гына да 5 мең сумлык булды. Әле аяк киемнәре, спорт формасы, җылы кофта, тагын берничә вак-төяк алынмаган. Букчаның күңелгә хуш килгәне очрамаган иде, бүгенге депутат бүләге бик урынлы булды. Динә аеруча шат, сумкасын кулыннан төшерми. Зур рәхмәт! Өченче мәктәп безнең өйгә якын гына. Әтиебез – төзүче, акчаны җитәрлек эшли. Кызларыбызны, дөрес тәрбия биреп, матур гына үстерергә  язсын. Берүк барыбызның да балаларыбыз сау-сәламәт булсыннар, яхшы укысыннар, - ди күпбалалы Гөлназ Фәләхова.

Әйе,  баланы мәктәпкә әзерләү җиңел мәсьәлә түгел, җитмәсә, бик чыгымлы да. Ә укучы булырга атлыгып торучы сабыйлар да, озын-озак ялларда мәктәпне сагынырга өлгергән укучылар да 1 сентябрьне зарыгып көтә. Белем көнендә һәр баланың өр-яңа форма киясе, матур сумка тотасы, гомумән, иң-иң буласы килә. Бу – табигый. Ләкин теләк – бер нәрсә, мөмкинлек – башка. Һәр ата-ана да баласын мәктәпкә энәдән-җептән әзерләп озата алмаска мөмкин. Арабызда төрле гаиләләр бар бит: муллык  белән яшәүчеләр белән бергә очын-очка ялгаучылар да, ишле балалы һәм тулы булмаган гаиләләр дә, асоциаль тормыш алып баручылар да...

Акция ярдәмгә килә

Мәрхәмәтлелек, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу яшәү рәвешебезгә әйләнеп бара. Яңа уку елы якынлашканда бу тагын да ачыграк күренә кебек. Чөнки нәкъ шушы вакытта “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе старт ала, Август ае елның-елында киләчәк буын турында кайгырту билгесе астында уза.

Миннури Вәгыйзова, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү буенча методисты:

– 2007 елда республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән башланып киткән игелек акциясе җирлегебездә ел саен киң яклау таба. Акциягә районыбыздагы барлык оешма-предприятиеләр дә актив кушылды. 10нчы августка  201140 сум акча җыелды. Шактый суммалар кертүчеләр арасында район мәгариф бүлеге, район мәдәният йорты, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, “Кайгырту“ социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Мамадыш йорт - интернаты, “Мамадыштөзү“ ЯАҖе коллективларын аеруча билгеләп үтәсебез килә.

2021-2022 нче уку елында беренче сыйныфка районыбызда 400дән артык (төгәл сан әле сентябрь башында гына мәгълүм була) бала керә. Шулар арасыннан 150сенә -  авыр хәлле, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче  һәм 7 физик сәламәтлеге чикләнгән балага акция кысаларында портфельләр һәм канцтоварлар җыелмалары тапшырыла. Шул категориягә кергән 2 – 11 сыйныф укучыларына да 138 комплект бүләк каралган. Шулай ук, РУЭС коллективы ел саен үзе шефлыкка алган  Көмеш Күл, Алгай, Зур Өске укучыларына ярдәм күрсәтә. Мохтаҗларны игелекле гамәлләребез белән сөендерергә ашыгыйк! Бер генә бала да яшьтәшләре арасында ким-хур булмасын, яңа уку елын яхшы кәеф, күтәренке күңел белән башлап җибәрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев