Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Абсолют чемпион – Мамадыш егете!

Мамадыш районының “Азык-төлек программасы“ АПК ҖЧҖеннән Илмир Яруллин мөгезле эре терлек үрчетү буенча 43 нче республика операторлар конкурсында абсолют чемпион булды.

Кичә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча 43 нче республика операторлар конкурсы һәм зоотехник-селекционерларның 4 нче Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов һәм башкалар тапшырды.

 

- Быел бездә конкурсантларның аерым категориясе барлыкка килде. Алар-Казан ветеринария академиясенең ветеринария һәм зоотехник факультетлары студентлары. Вакыт үзгәрә – технологияләр яңартыла. Без дә заман белән бергә атларга тырышабыз, шуңа күрә конкурс заманча-нигездә он – лайн форматта узды. Пандемия белән бәйле вәзгыятькә карамастан, без аны уздырдык. Киләчәктә бергә күпләп җыелырбыз дип өметләнәм. Алай булганда ярыш рухы күпкә кызыклырак, - диде Марат Җәббаров.

Һәр номинациядә җиңүчеләр медальләр һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев