Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мамадышлыларның зур җиңүе

Шәһәребездәге дүртенче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Ирина Валентиновна Петрова татар теле буенча тугызынчы Халыкара олимпиадада җиңү яулаган!

- Ирина инде бишенче сыйныфтан бирле республикакүләм олимпиадаларда ел саен җиңеп килә. Башка фәннәрдән дә өлгереше бик әйбәт, төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә еш катнаша, яхшы күрсәткечләргә ирешә. Татар телен бигрәк тә үз итә. Монысы – татар теле буенча гаять киң масштабта узган тугызынчы Халыкара олимпиадада җиңүе – аеруча зур игътибарга лаек. Аны чын күңелдән тәбрик итәбез, уңышларына бик сөенәбез, тагын да зуррак җиңүләр телибез! - ди укытучысы Диләрә Шакирҗанова.

Иринаның әтисе - Петров Валентин Николаевич төзелештә эшли. Әнисе - Петрова Надежда Николаевна – “Азбука сыра“ АҖнең Мамадыш заводы филиалында лаборант. Ирина укытучы булырга хыяллана.

Әлеге олимпиадада райондашларыбыз Илназ Садыйков (Шәдче мәктәбе), Камилла Бабаниязова, Екатерина Кузьмина (академик К.Вәлиев исемендәге икенче санлы лицей), Ксения Дунаева да (шәһәребездәге дүртенче санлы мәктәп) призер исеменә лаек булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев