Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мамадышлылар уңышы югары бәяләнде

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә республика, бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, призлы урыннар яулаган мәктәп укучыларын, аларны оилмпиадаларага әзерләгән педагогларны тантаналы төстә бүләкләделәр.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әлеге өлкәдә зур уңышларга ирешүгә ярдәм иткәне өчен район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Габдрахмановка, шәһәрдәге 4нче санлы урта мәктәп директоры Илнур Хәнәфиевка министрлыкның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында районыбыз укучылары да бар иде. Бөтенроссия фән олимпиадасында призлы урыннарны яулаган Вероника Антонова, Ринат Газизуллин, Фәннүр Муллаәхмәтов (шәһәрдәге 4нче санлы мәктәп), Анастасия Костина, Кирилл Ушатиков (3нче санлы мәктәп), Эмилия Хәйриева (академик Камил Вәлиев исемендәге 2 нче санлы лицей); Камилә Хәмитова (1нче санлы мәктәп) да бүләкләнделәр. 4-11нче сыйныфлар арасында республика фән олимпиадаларында җиңүчеләр булган Олыяз лицееннан Чулпан Ганиева белән Гүзәл Сөнгатуллина, Зур Шыя урта мәктәбеннән Наталья Сидорова, шәһәрдәге 1нче санлы мәктәптән Кристина Ефремова һәм Мәрьям Мәрданова да министрлык тарафыннан билгеләп үтелделәр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев