Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кечесонлылар аңа баш ияләр

​​​​​​​Сүзем ветеран укытучы, туры сүзле, таләпчән, Кече Сон авылында гомер итүче Әхмәтханова Нәсимә Сәйфи кызы турында.

1942 елның 25 гыйнварында Балык бистәсе районы, туган илебезгә Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлов кебек танылган шәхесләр биргән Олы Солтан авылында дүрт баланың өлкәне булып дөньяга килә ул. Әтисе Сәйфетдин абый шофер булып эшли, ә әнисе Халисә апа – гади колхозчы. Ул бик чиста, пөхтә, уңган-булган хатын була, балаларын да шулай тәрбияли, тәртипкә,  чисталыкка өйрәтә.

 

Туган авылында урта белем алганнан соң, пионервожатый булып мәктәпкә эшкә урнаша. Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына читтән торып укырга керә.  Туган мәктәбендә тарих, география, җәмгыять белеме фәннәрен укытырга туры килә аңа.

Тырыш, җыр - биюгә оста Галимҗанга  тормышка  чыга Нәсимә апа. Башка чыгып, үз нигезләрен төзиләр. Бер - бер артлы мәхәббәт җимешләре Нурзия белән Фәнис дөньяга килә. Матур гына яшәп ятканда, авариядә Галимҗан  абый үлеп китә. Ике яшьлек кызы, бер айлык улы белән тол кала Нәсимә Сәйфи кызы. Яшәргә, балаларны аякка бастырырга кирәк.

Балалар югары сыйныфка җиткәч, Казан шәһәренә юл ала, тулай торакка тәрбияче булып урнаша. Шуннан бүлмә дә бирәләр. Кызы белән малае үзләре тормыш коргач, әниләре бәхетен яңадан сынап карарга балаларыннан хәер-фатиха ала.  Шулай итеп, Нәсимә апа 1989 елның җәендә безнең Кече Сон авылына хатыны үлеп, алты бала белән тол калган Фәйзрахман абыйга кияүгә чыга. Ул вакытта аңа кырык җиде яшь була. Әле Фәйзрахман абыйның әнисе дә исән, унике ел кайнана белән яшәргә дә өлгерә. Тормыш иптәше газовик булып эшли, акыллы, кулыннан килмәгән эше юк. Бер - берсен аңлап, санлап,  хөрмәт итеп утыз ел гомер итәләр. Моннан ике ел элек  бакыйлыкка күчкән Фәйзрахман абыйны Нәсимә апаның сагынмаган, юксынмаган көне юк.

Нәсимә Сәйфи кызы монда килгәндә, Фәйзрахман абыйның төпчек кызы 5 сыйныфта укый, ике баласы гына тормыш корган була, калганнарын икесе бергә урнаштыралар. Алар гаиләсендә монысы Нәсимә балалары, монысы Фәйзрахманныкы, дигән сүз булмады. Барлык балалар да икесенеке, кадерле иделәр. Килгән көннән балаларның олысы - кечесе зурлап: “Әни”, – дип эндәштеләр. Нәсимә апаның: “Әни”, – дип әйтмәсәгез дә  була”, – дигән сүзенә каршы олы килен: “Ничек әйтмәсеннәр инде!” – ди.

Укытучылык эшчәнлеген дәвам итә Нәсимә апа, ике ел Югары Сон мәктәбендә география фәнен укыта, башлангыч мәктәптә урын бушагач, Кече Сон башлангыч мәктәбендә эшли башлый. Белемле,  төпле фикерле, акыллы укытучыны коллектив та, укучылар да,  авыл халкы да хөрмәт итә. Лаеклы ялга чыканнан сон, ирле - хатынлы икесе дә дин юлына басалар, биш вакыт намазларын калдырмыйлар.

Бүгенге көндә Нәсимә апа үзе генә гомер итә, ләкин ул ялгыз түгел. Аның һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган күршеләре, гел кайтып, хәлен белеп торучы балалары бар. Әле менә шушы арада гына узган сиксән яшьлек юбилеена да барлык балалары җыелды. “Туган көнең белән, әнием”, – дип биргән бүләкләренә сөенеп, рәхмәт укый, балаларының, оныкларының исәнлегенә дога кыла ул.

Мәктәп директоры Сәйфуллина Тәнзилә Мирсәет кызы аның белән эшләгән вакытларын сагынып искә ала. “Миңа Нәсимә апа икенче әни булды, кешеләрне аңларга, дөрес фикер йөртергә, тормыш итәргә, тәмле ризыклар пешерергә өйрәтте, мин аңа бик рәхмәтле, алдагы көннәре дә бәхетле булсын”, – ди. Бу теләкләргә кушылып без дә аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле картлык телибез.

 

Ләйсирә Яруллина, Кече Сон мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Сон Нәфисә Укытычы