Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Белемле мамадышлы меңне егар

Районыбыз укучылары Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика этабында лаеклы чыгыш ясауларын дәвам итәләр.

Мари теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Зур Шыя мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Наталья Сидорова (укытучысы Ольга Сидорова) җиңү яулады! Гришкино мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Изольда Коновалова (укытучысы Надежда Филиппова) призер булды.

 

“Олимпка юл“ республика олимпиадасында да укучыларыбыз күркәм уңышларга ирешә. Химия фәне буенча шәһәребездәге беренче санлы мәктәптән педагог Лилия Гыйлаеваның биш  укучысы: Карина Муллаәхмәтова (8нче сыйныф),  Дарья Музлова (9нчы сыйныф), Зарина Миннәхмәтова (10нчы сыйныф), Айсылу Гарифуллина, Эльза Васильева (11нче сыйныф) – призер.

 

Физика фәне буенча шәһәребездәге беренче санлы мәктәптән укытучы Илнур Насыйбуллин укучылары Максим Егоров (7нче сыйныф),  Егор Куклев (8нче сыйныф), Николай Щербенов (11нче сыйныф) һәм Олыяз лицееннан Гүзәл Мурзина (укытучысы Зөлфәт Мурзин) призер исеменә лаек.

Инглиз теле буенча шәһәребездәге академик К. Вәлиев исемендәге икенче санлы лицей укучылары лидерлык итте. Әлеге уку йортының 7нче сыйныф укучысы Зарина Таҗиева (укытучысы Илнара Лукманова) һәм 9нчы сыйныф укучысы Лиана Лукманова белән10нчы сыйныф укучысы Камилла Бабаниязова (укытучылары Регина Ермолаева); беренче санлы мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Рөстәм Сафин (укытучысы Гөлгенә Сәләхова) республика призерлары сафында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев