Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

БДИ якынлаша

Агымдагы уку елында 11нче сыйныфны Мамадыш районында 164 укучы тәмамлый.

- Кайсы фәннән бердәм дәүләт имтиханнарын бирәчәкләрен барлык укучылар да 1нче февральгә кадәр ачыклады инде. Аттестат алу өчен рус теле һәм математика буенча (база яки профиль дәрәҗә) бусаганы узу зарур. Калган фәннәр - югары уку йортына керү өчен. Җәмгыять белеме аеруча зур кызыксыну уятты. Аның буенча сынауны  69 укучы тапшырачак. Физика – 37, тарих –36, биология – 34, химия – 32. Информатиканы - 11, инглиз телен (язма һәм телдән өлеш ) – 9, әдәбиятны – 3, географияне 2 укучы сайлаган.

2021нче елның декабрендә язылган йомгаклау иншасы нәтиҗәләре буенча барлык укучылар да дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелгән. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек гомуми белем бирү учреждениеләрендә “Сәләтле балалар“ проектын тормышка ашыру аша алып барыла. 11 сыйныф укучылары төрле интернет-ресурсларда да шөгыльләнә.

Бу уку елында БДИ биремнәренә үзгәрешләр кертелде. Алар белән махсус  белешмәдә танышырга мөмкин.

БДИ тапшыруга әзерлек өчен максатчан эш алып барыла: сынау диагностик тестлары, сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелә. Укучылар һәм аларның әти-әниләре имтихан  тапшыру тәртибе һәм процедурасы белән яхшылап таныштырылды,- дип хәбәр итте безгә район мәгариф бүлегенең өлкән методисты Диләрә Гыйльманова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев