Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурсы

Мамадышта “Мин – татармын“ дигән иҗади бәйге игълан ителде

21нче февраль – Халыкара туган тел көненә багышлап, ТАТМЕДИА“ АҖенең “Мамадыш-информ“ филиалы һәм “Ак калфак“ татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы бүлекчәсе мәктәп укучылары арасында “Мин – татармын“ дигән иҗади бәйге игълан итә.

Бәйгегә 5-11нче сыйныфларда укучы балаларны катнашырга чакырабыз. Конкурсның максаты булып социаль-актив, гуманлы, иҗади шәхес, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле укучыларны барлау, катнашучылар арасында иҗади сәләтлеләрне ачыклау тора. Борынгылар юкка гына: “Алтыдагы – алтмышка“, – димәгәннәр. Бала кечкенәдән үк туган телебездә сөйләшсә, моңлы җырларыбызны тыңласа, татар китаплары укып үссә генә киләчәктә: “Мин – татармын!“ – дип горурланып әйтәчәк. Бәйгегә үзе язган шигырь, хикәя яки әкиятләрне кабул итәбез. Аларның иң яхшылары “Нократ“ газетасында басылып чыгачак. Темалар – ирекле. Укучылар бәйгедә активлык күрсәтерләр, дип ышанабыз. Җиңүчеләрне Туган тел бәйрәмендә  бүләкләячәкбез. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла.

Конкурска тәкъдим ителә торган шигырьләр, хикәяләр, яки әкиятләрне gazeta-nokrat@mail.ru электрон адресына “Мин – татармын” конкурсына тамгасы белән җибәрергә кирәк, яки “ТАТМЕДИА” АҖнең “Мамадыш-информ” филиалының үзендә: Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 11/6 йорт адресы белән кабул ителә.

 

МИН ТАТАРМЫН” КОНКУРСЫ

НИГЕЗЛӘМӘСЕ

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. “Мин – татармын” конкурсы оештыручылары – “ТАТМЕДИА“ АҖенең “Мамадыш-информ“ филиалы һәм “Ак калфак“ татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы бүлекчәсе;

1.2. Конкурс турында хәбәр mamadysh-rt.ru сайтында тулысынча урнаштырыла;

1.3. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла;

2. Конкурсның максаты һәм бурычлары:

2.1. Конкурсның максаты – социаль - актив, гуманлы, иҗади шәхес, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

2.2. Сәләтле укучыларны барлау;

2.3. Конкурсның төп бурычлары – катнашучылар арасында иҗади сәләтлеләрне ачыклау.

3. Конкурсның төп шарты

3.1.Бәйгедә 5-11нче сыйныф укучылары катнаша ала;

3.2. Укучылар үзләре язган шигырь, хикәя яки әкиятләрне тәкъдим итә. Темалар – ирекле.

4. Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре

4.1.Татар телен камил белү дәрәҗәсе;

4.2.Иҗатчының алган темасын дөрес яктыртуы;

4.3 Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң алынган конкурс эшләре каралмый;

4.4. Конкурска старт 5нче февральдә бирелә. Ул 20нче февральгә кадәр дәвам итәчәк;

4.5. Оештыручылар җиңүчеләрне сайлап ала. Җиңүчеләрнең исемнәре “Нократ“ газетасында игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү вакыты алдан хәбәр ителә;

4.6 Конкурска җибәрелгән эшләрнең иң яхшыларын оештыручылар “Нократ“ газетасында бастырып чыгарырга хокуклы;

4.7. Конкурска тәкъдим ителә торган шигырьләр, хикәяләр, яки әкиятләр gazena-nokrat@mail.ru электрон адресына “Мин – татармын” конкурсына” тамгасы белән, яки “ТАТМЕДИА” АҖнең “Мамадыш-информ” филиалының үзендә: Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 11/6 йорт адресы белән кабул ителә.

Конкурсны ТАТМЕДИА“ АҖенең “Мамадыш-информ“ филиалы һәм “Ак калфак“ татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы бүлекчәсе үткәрә. Аның срогы –  2020нче елның  5нче февраленнән 20нче февраленә кадәр. Конкурсның нигезләмәсе, шартлары белән mamadysh-rt.ru сайтында тулысынча таныша аласыз.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев