Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурсы

Мамадыш газеталары гимнлы булачак

Районыбыз газеталарының чыга башлавына 100 ел тулуга да санаулы вакыт кына калды. Киләсе елның февралендә аның олы юбилее зурлап билгеләп үтеләчәк. Бер гасыр буе төбәгебез халкына мәгълүмат җиткереп, игелекле эшләргә рухландырып килсәк тә, газетабызның гимны юк әле. Хөрмәтле, райондашлар, чит төбәкләдә яшәүче якташлар, шигърият сөючеләр! Сезнең барыгызны да әлеге конкурста...

Районыбыз газеталарының чыга башлавына 100 ел тулуга да санаулы вакыт кына калды. Киләсе елның февралендә аның олы юбилее зурлап билгеләп үтеләчәк. Бер гасыр буе төбәгебез халкына мәгълүмат җиткереп, игелекле эшләргә рухландырып килсәк тә, газетабызның гимны юк әле.

Хөрмәтле, райондашлар, чит төбәкләдә яшәүче якташлар, шигърият сөючеләр! Сезнең барыгызны да әлеге конкурста катнашырга чакырабыз! Газетабыз татар һәм рус телләрендә чыкканлыкта, гимнның бер куплеты - татарча, икечесе русча булуы һәм шулай чиратлашып дәвам итүе хупланачак. Текстны ике телдә иҗат итү авыр булса, иң уңышлы, дип сайлап алынган вариантны шагыйрьләргә биреп тәрҗемә иттерәчәкбез. Конкурста җиңеп чыккан гимн тексты композиторларга көй язарга биреләчәк. Конкурска әзер текст һәм көен дә тәкъдим итәргә мөмкин.

Җиңүчене бүләк көтә! Хатлар көтеп калабыз!

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев