Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Мамадышка нигез салучыга һәйкәл куелачак

Аны Мәмдәш дип тә, Мәмәйдеш дип тә, Мамадыш дип тә атыйлар.

Хәзер инде кем ничек кенә атаса да, 1391нче елда Бохара әмире Тимер Болгарга яу белән килгәндә, нәсел-ыруын алып, көмеш Нократ буенча сыену өчен үзләренә урын эзләп күтәрелгән һәм аңа Ушма елгасы кушылган тирәләрдә туктап яшәп калган кеше булган. Аңа һәйкәл дә “Яшьлек” скверы башында – Ушма елгасы Нократка кушылган урында, сул якта куелачак. Билгеле, андагы агачлар киселәчәкләр, яр буе хәзерге сквер дамбасы биеклегенә күтәртеләчәк.

 

“Ул өлеш субайлар кагып ныгытылачак. Территория асфальтланачак. Һәйкәлдә Мамадышка нигез салучының көймәдәге образы гәүдәләндерелә. Ул көймәгә басып офыкны күзәтә, кулында нәселе штандарты. Аның очына кадәр биеклек 8 метр 60 сантиметр булачак. Ә нигез салучының үз биеклеге – 3 метр 200 сантиметр. Һәйкәлнең скульторы – Николай Афанасьев бюстының авторы, Мәскәүдән Алексей Дмитриевич Чебаненко. Постаменты бетоннан, яки заманча стеклофебробетоннан булачак. Көймәсе дә шул ук материалдан эшләнә. Ә нигез салучы үзе бронзадан була. Нократ яр буе тирәнәйтелгәч, анда теплоходлар белән туктау мөмкинлеге дә булачак, шуны күз алдында тотып, ул тирәләргә причал да эшләнәчәк”, – ди районыбызның баш архитекторы Рамил Минһаҗев.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш Һәйкәл

2
X