Зыянга эшләмәс өчен
“Барлык бәяләр белән бергә Мамадыш сырларыныкы да күтәрелде. Сөтне бит чит илләрдән кертмиләр. Сырларның бәяләре кире төшәр микән? Сәкинә Вәлиева, Мамадыш шәһәре.” Газета укучыбыз соравына “Азбука сыра” ҖЧҖнең “Мамадыш заводы” филиалы инженер-технологы Айрат Бинков җавап бирә:
–Бер килограмм сыр ясау өчен 11 килограмм сөт кирәк. Чит илләрдән кайтарта торган оеткыч һәм фермент та кулланыла. Санкцияләр аркасында аларны өченче илләр аша кайтаралар. Шулай итеп, бәяләре кыйммәтләнде. Үзебезнең май һәм сырларның бәяләре соңгы ике-өч елда арттырылмаган иде. Шул вакытта, өч ел эчендә сөтне кабул итү бәясен ике тапкыр диярлек күтәрдек. Электр, газ бәяләре ел саен артып бардылар. Бензин бәяләре дә элеккечә калмады. Нәтиҗәдә, продукциябезнең үзкыйммәте шактый күтәрелде. Үзебезгә зыянга эшләмәс өчен, аларның бәяләрен күтәрергә мәҗбүр булдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев