“Яшьлек”не җимерә башладылар
Мамадышның матур һәм алыштыргысыз бизәгенә әйләнгән “Яшьлек” скверында вандаллыкның яңа очраклары теркәлде.
Биредәге яктырткычлар ватылды, футбол кыры янәшәсендәге дугалы капканы төбеннән кубарып алганнар, бер дугасын сындырып ташлаганнар. Сквердагы аттракционнарга һәм төрле элементларга барлык кунаклар да сокланып китә иде. Мондый кыргыйлык очраклары кабатланып торса, кешегә күрсәтерлек әйберләребез дә калмас. Хокук сакчыларыбыз вандаллык кылучыларны тиз көннәрдә ачыкларлар һәм тиешле чараларын күрерләр, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев