Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ямашта сәламәтлек дәресләре узды

Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Сәламәтлек – ул чисталык.

Ямаш мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапхәнәче Зәлидә Әхмәтовна белән берлектә, балалар белән сәләмәтлек темасына кичә уздырдылар.

 

Ничек сәламәт булырга? Авырганда үзеңә һәм башкаларга ничек ярдәм күрсәтергә? Ничек авырмаска?

Дару үләннәре, аларны җыю, саклау һәм куллану турында сөйләштеләр. Сәламәтлек темасы балаларга бик охшады, алар үзләренә кирәк мәгълүматны туплап, сөенеп, өйләренә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ямаш Китапханә Сәламәтлек дәресе