Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа елны табигатькә зыян китермичә каршылыйк

Яңа ел гомер-гомергә иң матур, иң күңелле бәйрәм булды. Аны барыбыз да көтеп алабыз, чыршысыз күз алдына да китермибез.

Яңа ел алдыннан шәһәр-авылларда һәрбер оешмада һәм алар яннарында, ял итү паркларында; шулай ук һәрбер хуҗалыкта, фатирда яна киселган чыршы, нарат агачлары күренә башлый. Бер атна-ун көн эчендә күпме яшь агачлар киселеп, кабат чүплеккә чыгарылып атыла. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, яшь ылыслы агачларны саклау өчен, Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының 2021нче елның 3нче декабрендә чыккан 613нче фәрманы нигезендә, Мамадыш урманчылыгының урман инспекторлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, юл буйларында, авылларда, урманнарда, шәһәр буйлап кизү торалар.

Россия Федерациясенең  Административ хокук бозулар турындагы кодексының 8.28нче мәддасе нигезендә, рөхсәтсез бер агач ( чыршы-нарат) кискән өчен физик затларга – 3000нән 5000, вазыйфалы затларга 40000нән 50000, юридик затларга 300 000нән 700 000 сумга кадәр штраф каралган. Законсыз агач кискән вакытта транспорт, механизм, техника кулланган булса, административ штрафлар арта. Административ штрафлардан соң, гаепле кеше урманга килгән зыян суммасын да түли. Ул 5000 сум, агачлар күп санда киселсә, ул кешегә җинаять эше ачыла һәм эш тикшеруче органнарга бирелә. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, әгәр инде законсыз кисү саклагыч урманнарда булса, участокларның кайда булуына, нинди функцияләр үтәвенә карап, штраф суммалары 2ләтә, 3ләтә, 5ләтә арта. Ылыслы агачларның  декабрь-январь айларында орлык җитешү вакытлары булганлыктан, ул айларда киселган очракта, штраф күләме тагын 2ләтә арта. Законсыз киселган агачлар конфискацияләнә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1990нчы елның 21нче декабрендә чыккан карары нигезендә, Татарстан Республикасының бөтен җирендә ак чыршы агачын кисү катгый рәвештә тыела.

 

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан халыкны чыршылар белән тәэмин итү өчен, “Мамадыш урманчылыгы” дәүләт бюджет учреждениесе үз канторасы, шәһәр базары янында һәм шәһәрдә уза торган ярминкәләрдә аларны сатуны оештыра.

 

Илфат Закиров, Мамадыш урман хужалыгының урманнарны саклау һәм яклау инженеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел Чыршы сату