“Теләкләр чыршысы” акциясендә мамадышлылар да актив катнашалар
Соңгы берничә көн эчендә авыл җирлекләре башлыклары да шактый балаларны сөендерергә өлгерделәр.
Түбән Ушма авыл җирлеге башлыгы Раил Ганиев, мәсәлән, Рафина Сафиуллинаны самокатлы итте. “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсеннән аңа смартфон да тапшырылды. Раил Мөхәммәтйосыпович Хафизовкада яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хәсән Шәрәфетдиновны да котлап чыкты.
Рәсемнәрдә: Яке авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Низаметдинов, Никифорова авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов, Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Хәсәнҗан Мөбәракшин, Урта Кирмән авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов “Теләкләр чыршысы” акциясе буенча бүләкләрен тапшыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев