Сугыш чоры баласының истәлегеннән күзләргә яшь тула
Югары Сон мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм яшь буын, авылдашлары Хаева Венера белән очрашып, аның күңел сандыгында сакланган матур хатирәләре белән таныштылар.
“Мин әтием сугышка киткәндә 2 яшьлек, энем 6 айлык булып калганбыз. Алар Берсут пристененнән бергә өч кеше - минем әтием Минияз, булачак кайнатам Габделхәй һәм зур кызымның булачак кайнатасы Фазлетдин китәләр. Әтием Польша җирендәге Майданник концлагерьда үлә. Әнием Шәмсеруйны колхозга председатель итеп куялар. Халыкка ашарга он булмагач бәрәңгене онга алмаштырырга Шомбыт тегермәненә барганын саклап торып, кайтканда урманда качаклар чәнчиләр. Аты яхшы булу сәбәпле, чабып алып кайта әнине. Пычак йөрәгенә кадалып җитмәгән үпкәсен җәрәхәтләгән була. Әнине Усали больницасыннан самолет белән Казанга алып китеп 2 ай дәваладылар. Безнең балачак авыр чорга туры килде, яшьлегегезнең кадерен белегез”, - диеп тәмамлады Веннера апабыз үз сүзен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев