“Соңгы кыңгырау“, соңгы чыңлау
Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау“ чыңлады, тантаналы линейкалар үтте.
Быелгы чыгарылыш - 164 унберенче һәм 351 тугызынчы сыйныф укучылары өчен аеруча моңсу көн бу. Алар яраткан укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткереп, мөстәкыйль тормышка киңәш-фатихаларын алды. Әйе, кыңгыраулы мәктәп елларының кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрләрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән укытучыларын, бергә белем үрләренә күтәрелгән сабакташларын сагынып искә алмый икән!
Чыгарылыш сыйныф укучыларына алда торган имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, ә башка балаларга истәлекле каникуллар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев