Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәдче мәдәният йортында үзгәрешләр башланды

Авылдагы мәдәният учагында бу атнада капиталь ремонт эшләренә керештеләр.

Бу җаваплы миссияне “Мамадыштөзү” җәмгыяте башкарачак. Оешманың Илдар Гарифуллин җитәкчелегендәге бригадасы объектның түбәсен сүтә башлаган инде. Ремонт барышында ул яңадан ныгытылып, калай белән ябылачак. Мәдәният йортының эчендә дә шактый гына үзгәрешләр көтелә: идәннәр, җылылык системасы, электүткәргечләр алыштырылачак, сәхнә яңартылачак, берничә бүлмә пәйда булачак, тыштан төреләчәк... Барлык эшләр өчен бюджеттан 13 миллион сум акча бүлеп бирелә.

Шәдче авыл мәдәният йорты 1980нче елда файдалануга тапшырылган иде. 2005нче елда төз түбәсе кыеклыга алыштырыла. Үз гомерендә биредә бары тик агымдагы ремонт эшләре генә уздырылган.

Бу турыда тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев