Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Шаһ Нуры” конкурсы старт алды

Ул мәктәп укучылары арасында яшь иҗатчыларыбызга ярдәм итү, туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

Конкурс ике номинациядә бара: күренекле әдип, күп кенә премияләр лауреаты, арабыздан вакытсыз киткән  Шаһинур Мостафинга һәм туган ягыбызга багышлап шигырь язу. Алар татар, рус, мари һәм удмурт телләрендә дә булырга мөмкин.

Иң яхшы шигырьләр “Нократ” һәм “Вятка” газеталарында басылачак, социаль челтәрләрдә урын алачак. Шигырьләрне 11нче февральгә кадәр филиалыбызның gazeta-nokrat@mail.ru электрон адресына  “Шаһ Нуры” конкурсына” дип җибәрергә кирәк. Бәйгегә Шаһинур Мостафинның туган көнендә – 12нче февральдә йомгак ясалачак.

Конкурсның партнерлары: “Гвардия” һава десанты гаскәрләре һәм махсус билгеләнештәге гаскәрләр ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнил Гыйззәтуллин, район Аталар советы җитәкчесе Айрат Шакиров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шаһ Нуры конкурс