Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районыбыз башлыгына – Мактау билгесе

Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов Бөек княгиня Елизавета Федоровна истәлегенә Мактау билгесе белән бүләкләнде.

Бүләкне Император православие палестина җәмгыяте рәисе Сергей Степашин тапшырды. Җәмгыятьнең Татарстан бүлекчәсе Россиядә иң зурларның берсе, вәкилләре республиканың бөтен районнарында диярлек эшли. 21нче июльдә – Казан Алла анасы иконасы көнендә аның хөрмәтенә Казан кремлендә яңадан торгызылган тарихи собор тантаналы шартларда ачылды. Степашин бу тарихи вакыйганың мөһимлеген билгеләп үтте һәм соборны яңадан торгызуда зур өлешләрен керткән һәм күңел биреп катнашкан бөтен кешегә рәхмәтләрен җиткерде, Император православие палестина җәмгыяте эшчәнлегендә актив катнашучыларга Мактау билгеләре тапшырды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район Башлыгы Мактау билгесе Степашин