Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район җитәкчелеге халыкка ярдәм кулы суза

Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү муниципаль районыбыз җитәкчелегенең аерым контролендә.

 Узган елның җәе коры килү уңыш алу күләмен киметте, бәрәңгегә һәм яшелчәләргә ихтыяҗның артуына, аларга бәяләрнең күтәрелүенә китерде. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы, бәрәңге һәм яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнүче район халкына ярдәм күрсәтү максатыннан, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов чираттагы киңәшмәдә шәһәр һәм район халкының хуҗалыкларын үстерү өчен бәрәңге орлыгы, ашлык, йорт кошлары (тавыклар, казлар, үрдәкләр), маллар сатып алуга ихтыяҗларын өйрәнеп, анализларга чакырды. Шулай ук бәрәңге һәм яшелчә культуралары утырту өчен җир участокларының кирәк булуы да исәпкә алыначак. Җир участокларын мөлкәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермичә (юридик рәсмиләштермичә) бирекләчәкләр. Шәһәр башкарма комитетындагы 3-11-96 телефоны аша боларның тәртипләре турында белешергә һәм заявка калдырырга мөмкин. Авыл халкы районыбыз авыл җирлекләре башкарма комитетларына мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәрәңге басуы бирәләр Мамадыш