Муниципаль хезмәткәрләр үрнәк күрсәтә
Халыкара балаларны яклау көнендә Мамадыш ЗАГСында балалары 2021-2022 елларда туган муниципаль хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр.
Районыбыздагы 14 муниципаль хезмәткәр гаиләсендә балалары дөньяга килгән, шул исәптән, 4 авыл җирлеге башлыгы гаиләсендә. Бер гаилә күпбалалы гаилә статусы алган. Бу ике ел эчендә муниципаль хезмәткәрләр гаиләләрендә 6 кыз һәм 8 малай туган.
ЗАГС кунакларын муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев