Мамадышта торакка сорау азайды
Соңгы елда торак төзелеше кимеде. Әлеге хәл бөтен Татарстанда күзәтелә.
Сәбәпләре – республиканың Дәүләт торак фонды төзелеш темпларын киметсә, икенчедән, торакка сорау кимеде. Бу Мамадышта да күзәтелә. Бүгенге көндә бары тик 13 кеше генә “Социаль ипотека”да чиратта тора. Шулай булуга карамастан, киләсе елда шәһәребездә 24 фатирлы йорт әлеге максатлар өчен төзеләчәк. Анда “Социаль ипотека” һәм “Арендалы торак” программалары буенча яшәргә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев