Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мамадышта Хәтер бакчасы утыртылды

​​​​​​​Шәһәребезнең Җиңү тыкрыгы итәгендә – Ушма елгасы буенда бүген Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышлан Хәтер бакчасы утыртылды.

Бу эштә Мамадыш урманчылары, “Төзекләндерү” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчеләре, политехник көллият студентлары катнашты.

Хәтер бакчасы 7 рәт түгәрәк итеп утыртылган барбарис, балан, миләш, туя, нарат, юкә һәм тупыл агачларыннан тора. Уртадагы түгәрәкнең радиусы – 8, иң олысыныкы 25 метр. Уртада Хәтер бакчасы Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышлануы турында язулы монумент урнаштырыла, аның янәшәсенә эскәмияләр куела.

Агачлар төпләренә көл, известь һәм минераль ашламалар салып утыртылалар. Барысы 430лап агач һәм куак булачак.

“Иртәгә Хәтер бакчасы утырты Кече Кирмән, Дүсмәт, Омар, Көмеш Күл авыл җирлекләрендә дә утыртылачак. Казанга да зәңгәр чыршылар җибәрәбәез. Үзекбезнең урман фондында да ун гектарлап агач утырттык инде. Кирәкле бөтен төр агачлар да үзебезнең питомникларда үстерелә”, - ди “Мамадыш урманчылыгы” инженеры Розалия Галимуллина.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш Хәтер бакчасы