Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мамадышлыларның йорт төзү өчен моңарчы булмаган мөмкинлекләре бар

Яз башланырга атна – ун көн вакыт калып бара. Билгеле булганча елның бу фасылында мамадышлылар актив рәвештә төзелеш эшләрен башлап җибәрәләр. Яшь, хәер артык яшь булмаган, йорт төзергә теләгән гаилә бу очракта нишли ала? Әлеге һәм башка сорауларга атна саен уздырыла торган әңгәмәсендә районыбыз башлыгы АНАТОЛИЙ ИВАНОВ җавап бирә.

–Авылларда бу мәсьәлә белән авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авылда җир белән проблемалар юк. Салада, шулай ук шәһәрдә яшәүчеләр өчен иң яхшы программа – 25 елга еллык 3 процентлы 6 миллион сум кредит алу. Аны “Россельхозбанк” аша алырга мөмкин. Ул әлегә Яшьләр үзәгендә урнашкан. Бу  акчага йортны үзегезгә төзергә яисә йортны сатып алырга мөмкин. Мин әлеге программага актив кушылырга киңәш итәм. Чөнки ул бик отышлы. Әлеге максатлар өчен узган ел Татарстанга 5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән иде. Быел да сумма аз булмас, дип уйлыйм. Кызганычка каршы, агымдагы елда авыл төзелеше программасы эшләми. Аның аша кире кайтарылмый торган кредитлар алырга була иде. Безнең район ул программада бик актив катнашты: 500гә якын йорт төзелде.

–Җир участогы алу өчен шәһәрдә яшәүчеләр кая мөрәҗәгать итәргә тиешләр?

–Мамадышта яшәүчеләр шәһәр башкарма комитетына яисә МФЦга мөрәҗәгать итә алалар. Бүген Мамадышта төзелеш өчен урыннар бар.

–Шәһәр үзәгендә физик заттан җир участогы сатып алу кыйммәткә төшә. Төзергә теләүчеләргә җир участогын бары тик шәһәр читеннән, яисә аны үтемле бәядә шәһәр үзәгеннән алырга тәкъдим итәләрме?

–Красная Горка авылында быел “Мамадыш” совхозы бистәсенең Үзәк урамыннан өстәрәк, элеккеге ферма территориясеннән участоклар бүлеп алырга планлаштырабыз. Бу барлыгы 20 гектар чамасы җир. Биредә 170кә якын җир участогы булачак. Алга таба Красная Горка читендәге инеш аръягында 90 участок бүленәчәк. Шәһәрнең “Төньяк” бистәсендә, элеккеге ДОСААФ территориясендә 40-50 участок барлыкка киләчәк. Ушма аръягында, үзәктә ирекле участоклар юк, аларны бары тик шәхси куллардан гына сатып алырга туры киләчәк. Муниципалитет тәкъдим иткән урыннар Мамадыш шәһәренең инфраструктурасы үсеш алган иң матур урыннардан санала. Җир белән бүген проблемалар юк. Участокны ел саен 10 мең сум түләп, арендага алырга мөмкин. Ә инде, әйтик, биш елдан соң йорт әзер була икән, җир участогы шәхси милеккә күчә.

–Шәхси милеккә җир участогы алу күпмегә төшә?

–200 мең сум һәм аннан артыгракка.

–Бездә җир участоклары бүлеп бирү буенча лимитлар бармы? Мәсәлән, узган ел бер участок сатып алына, быел тагын берне аласы килә. Бу мөмкинме?

–Мәсәлән, кеше фатирда яши, ләкин аның йорт саласы килә. Рәхим итегез! Әгәр ул шәхси йортта яши, яңадан икенчесен салырга җыена икән, бу очракта чикләүләр бар. Шул ук вакытта без аерым категория белгечләргә, мәсәлән, белем бирү учреждениеләре һәм медицина хезмәткәрләренә, 
җир участокларын бушлай бирәбез.

–Узган ел төзелеш материалларына бәяләр кискен күтәрелде. Сезнеңчә, бу быел шәхси секторда төзелеш күләме кимүгә китермәсе?

–Кызганычка каршы, моны танырга кирәк. Шуны ассызыклап үтәм: кредитлар бирү үтемлегә әверелде. Шул ук вакытта районда күпкатлы йортлар төзү дә дәвам итә. Бу шәхси йортлар төзергә мөмкинлекләре булмаганнарга отышлы вариант. Быел Ленин урамында арендага торак программасы кысаларында 24 фатирлы йорт төзеләчәк. Алга таба Толстой урамында булган элеккеге бараклар урынында коммерция йорты төзү планлаштырыла. Ипотека торагы да, яшьләр, бюджет тармагында хезмәт куючылар өчен программалар гамәлдә.

–Сезнең банклар белән сөйләшүләр алып баруыгыз турында мәгълүм. Сез аларны районда торак салырга теләгән мамадышлылар белән хезмәттәшлек итәргә чакырасыз. Бу көткән нәтиҗәне бирәме?

–Кеше банкка мөрәҗәгать итсә, аңа карата күп кенә сораулар туа. Мин һәрвакытта да аларны уңай хәл итү юллары табылсын, кешеләр торак программаларында ничек катнаша алулары турында тиешле мәгълүматларны алырга тиеш дип аңлатам. Банкка күп нәрсә бәйле. Кызганычка каршы, законнарның камилләшеп бетмәгәнлеге белән очрашабыз. Узган ел мин Татарстан Хөкүмәте, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм “Россельхозбанк” идарәчесе каршында республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бирелгән 5 миллиард сум акчаның район үзәкләренә тигез өлеш белән бүленмәве турындагы проблеманы күтәрдем. Бу юнәлештә эшлиселәр байтак әле.

–Сез атна саен җир комиссиясе утырышы уздырасыз. Анда нинди мәсьәләләр чишелә?

–Анда район масштабында җир бүлеп бирү турындагы гаризалар, мөрәҗәгатьләр карала. Комиссия әгъзалары, җитәкчеләр урыннарга чыгып участокларны караганнан соң, җир участогын шәхси милеккә яисә арендага бүлеп бирү турында коллегиаль карар кабул итәләр.

Яхшы хәбәр
Эксперимент тәртибендә безнең ике төзелеш оешмасы шәһәрнең “Төньяк” микрорайонында 90 һәм 100 квадрат мәйданлы шәхси йортлар салу белән шөгыльләнә башладылар. Аларны, “Россельхозбанк”ка мөрәҗәгать итеп сатып алырга мөмкин булачак. Бу турыдагы барлык мәгълүматны Мамадыш шәһәр башкарма комитетыннан алырга була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев