Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мамадышлыларны гашыйк иткән Энҗе

Мамадышлыларның мессенджерларында кулына бидон һәм стакан тоткан кечкенә кызчыкның фоторәсеме бик тиз таралды.

Ул – Кыраул фермерлары Люция һәм Эдик Зариповларның төпчек кызлары. Исеме – Энже. Аңа 1 яшь тә 10 ай. “Без әлеге рәсемнәрне “Татарстанның милли проектлары”  фотоконкурсында катнашу өчен төшергән идек. Башта биш балабызны кечкенә фермерлар дип төшермәкче булган идек. Кайберләре авырып киткәч, ул уебыздан кире кайтырга туры килде. Фотларның берсендәге бозау – яңа гына туган”, – дип сөйләде кызчыкның әнисе. Уйлаганнарын тормышка ашыру өчен, әти-әнисе Энҗегә ак халат белән косынка тектерәләр. Аннан кызчыкка ничек басасын, үзен ничек тотасын, кайда карыйсын аңлаталар. Кечкенә баланы фотога төшергә ризалатуы да ансат түгел бит. Зариповлар әлеге конкурста икенче елларын катнашалар икән, былтыр кызыксындыру премиясенә лаек булганнар. Аларга быел тагын да зуррак уңыш телибез.

Зариповлар – районыбызның уңышлы эшләүче фермерлары. 100 гектар җирләре, техникалары бар. Берничә әдистә мөгезле эре терлекләр асрыйлар. Типовой сыерлар абзары җиткерделәр. Сөтләреннән каймак, эремчек, йогуртлар ясап, Мамадыш базарында саталар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Энҗе Зарипова Кыраул