Мамадыш “Тынлык минуты”на кушыла
22нче июнь – Кайгы һәм хәтер көнендә – көндезге 12 сәгать 15 минутта Гомумроссия “Тынлык минуты” үткәрелә. Иртәгә 12 сәгать 15 минутта барлык җирдә эшчәнлек тулысынча туктатылып торачак.
Бөтен ил кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугыш корбаннарына хөрмәт белдерү өчен тын калачак. Бу вакыт юкка гына сайланмаган. 1941 елның 22 июнендә 12 сәгать 15 минутта фашистлар Германиясенең Советлар Союзына сугыш башлавы турында хөкүмәт мөрәҗәгате игълан ителә.
Барлык теләүчеләр иртәгә 12 сәгать 15 минутта акциягә кушыла алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев