Мамадыш районының мәктәбе 50 сотый участокта бәрәңге үстерә
Омардагы белем бирү учреждениесе “урта мәктәп” статусына ия булса да, биредә 10-11нче сыйныфларда бер укучы да юк.
Беренче-тугызынчы сыйныфларда барлыгы 24 бала гына укый. Аларга җиде педагог белем бирә. Белем бирү учреждениесенең территориясе зур, спорт мәйданчыгы, хоккей тартмасы бар, җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчаларында ел саен мул уңыш җыела. Мәктәп авылдан читтә 50 сотый участокта бәрәңге үстерә. Үстерелгән уңышның бер өлешен ярминкәдә сатканнар, икенче бер өлешен Красная Горка авылындагы “Радуга” балалар бакчасына биргәннәр. Калган “икенче икмәк” үз ихтыяҗлары өчен тотыла. Быел җәй коры килүгә карамастан, уңыш начар чыкмаган. Барлыгы 3 тонна бәрәңге, 550 килограмм кишер җыеп алганнар. Көн саен укучыларга кызыл чөгендердән, кишердән, кәбестәдән ясалган салатлар ашатыла. Шулай ук кышка да төрле тозланмалар әзерләнә. Алар уку елы дәвамында балаларның рационына кертелә.
Мәктәптә тукланган өчен ата-аналар 15 сум түли. Моннан тыш әлеге акчалар Сикәнәс авылыннан килеп укучыларга иртәнге ашау өчен дә файдаланыла.
–Сыйфатлы эшләгән өчен бездә укучыларга премия бирү каралган, – ди мәктәп директоры Алмаз Мусин. – Көзге бал бәйрәмендә иң тырыш, уңган укучылар бүләкләнә. Ә декабрь аенда барлык укучыларга да үзебез үстергән авыл хуҗалыгы продукциясе саткан акчалардан Яңа ел бүләкләре өләшенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев